Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
"Педагог на все времена" проекты.
12.04.2017
"Педагог на все времена" проекты кысаларында бүген ветеран укытучы Закирова С.М 6 а сыйныф укучылары белән математикадан ачык дәрес күрсәтте.
-
Ракетомоделирование буенча мастер-класс. 12.04.2017

Бүген озынайтылган көн группасына йөрүче укучылар "Укучылар сараенда" уздырылган, космонавтика көненә багышланган, ракетомоделирование буенча мастер- класста катнаштылар.Чарада укучылар үз куллары белән ракета ясарга өйрәнделәр.Балаларга бик ошады. Ахырдан һәрбер балага сертификат тапшырылды.
-
Экологик әкият 12.04.2017 Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән,филология айлыгы кысаларында,тәрбияче Сабирова А.Ф. ачык шөгыль күрсәтте.Балалар "Йомры күмәч" әкиятен сәхнәләштерделәр.Әкият геройлары урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр ,табигатькә сакчыл караш булдыруга әһәмият бирделәр.

-
Иртәнге традицион линейка. 11.04.2017

Бүген традицион линейка уздырылды.Линейкада, тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Галимова Л.Р. укучыларны "Балаларны яклау" көненә багышланган эш планы, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел уңаеннан эзерлек эше планы, "Язгы мәрхәммәтлелек атналыгы" планы белән таныштырды. Шулай ук район буенча кызлар арасында уздырылган волейбол ярышында 3 нче урын алган 5 һәм 6 нчы сыйныф кызларын котлап үтте.
-
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе. 11.04.2017

Һадиуллина Ф.М. җитәкчелегендәге 3 б сыйныф укучылары катнашында без "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнаштык һәм в контакте да үз сайтыбызны булдырдык.
-
Татарча Фиксиләр 11.04.2017 "Фиксики"мультфильмының татарчага тәрҗемә ителүе балалар өчен дә , тәрбиячеләр өчен дә зур бүләк булды.Балалар татарча мульфильмнарны бик яратып карыйлар.Караган саен нинди дә булса яңалык алалар.Шулай ук фикерләү сәләтләре дә үстерелә.

-
Г.Тукай "Кызыклы шәкерт" 10.04.2017 Бүген балалар бакчасында,филология айлыгы кысаларында,татар теле тәрбиячесе Гыйлфанова Л.К ачык шөгыль үткәрде.Балалар белән Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрелде."Кызыклы шәкерт" мультфильмын карагач,балалар шигырьне үзләре дә сәхнәләштереп карадылар.Шөгыльнең тәрбияви әһәмияте бик зур .

-
Язгы өмә. 08.04.2017

Язгы өмә дәвам итә.Җомга һәм шимбә көнне мәктәп яны территориясе җыештырылды.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 07.04.2017 Бүген Арча шәһәренең үзәк стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган шәһәркүләм шигырь бәйгесе узды.Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Заһидуллина Азалия катнашты һәм 3 нче урын яулады.Котлыйбыз!

-
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе 07.04.2017
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе беренче тапкыр 2006 нчы елда уздырыла. Шуннан бирле ул һәр елны үткәрелеп килә. Акциянең төп максаты: татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен яшьләр арасында популярлаштыру.Безнең “Арча өченче номерлы мәктәп-балалар бакчасы” укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә быел беренче тапкыр катнашты. Каникул көннәрендә 3 Б сыйныф укучылары укытучылары Һадиуллина Ф.М. белән берлектә Арча район китапханәсендә булдылар. Китапханәче Сафина Роза Мөхәммәтхан кызы балаларны китапханәнең эше белән таныштырды. Анда һәр мәгълүмат татар телендә матур итеп язылган. Укучылар бу көнне укырга татар язучыларының китапларын да алдылар.Арча үзәк даруханәсендә дә балаларны татарча сәламләп каршы алдылар. Укучылар анда эшләүчеләрнең татар телен белүләрен дә “тикшерделәр”: “Мәкальне дәвам ит” уены оештырдылар.6 нчы апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында укучылар район мәгариф бүлегендә булдылар. Алар анда милли мәсьәләләр буенча методист Мостафина Энҗе белән әңгәмә оештырдылар. Энҗе Габдуллаҗан кызы балаларның сорауларына бик теләп җавап бирде.Арча социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Галиуллина Резеда Котдус кызы балаларны үз эше белән татар телендә таныштырды.Администрация бинасында укучыларның изге максат белән йөрүләренә бик сөенделәр. Арча муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе Сафиуллина Надия Равил кызы белән әңгәмә бик җанлы үтте. Ул сорауларга җавап биреп кенә калмады, балаларның үзләренә дә сорауларны яудырды. Укучылар каушап калмадылар, татар телен белүләрен күрсәттеләр.Татар теле, татар мәдәниятенең киләчәгенә битараф булмаска кирәк, чөнки татар теле яшәсә генә, милләтебез дә яшәячәк.










