Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Бердәм гамәлләр көне. 26.04.2017

26 апрель көне Татарстан Республикасында Бердәм гамәлләр көне дип игълан ителде.Без дә мәктәп белән актив катнаштык.
-
Районкүләм бәйге "Г.Тукай -безнең йөрәкләрдә" 25.04.2017

Бүген безнең мәктәп базасында "Г.Тукай -безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән Районкүләм бәйге узды.Чарада 8 яшьтән 15 яшькә кадәр балалар катнашты. Һәрбер катнашучы ныклы әзерлек белән килгән иде. Ахырдан урыннар билгеләнде.
-
Экологик диктант. 24.04.2017

Экология елы кысаларында бүген 6 сыйныф укучылары экология багышланган экологик диктант яздылар.
-
"Балаларны яклау"айлыгы үз эшен дәвам итә. 21.04.2017

"Балаларны яклау"айлыгы кысаларында безнең мәктәп базасында эшләп килүче,укучылар сарае укытучысы Галимова С.А.җитәкчелегендәге"Территория творчества" дип исемләнгән рәсем түгәрәгенә йөрүче 1 сыйныф укучылары "Юлда йөргәндә сак бул!" дигән исем астында иҗат ителгән эшләренә күргәзмә оештырды.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" Россиякүләм акциясе үз эшен дәвам итә. 20.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" Россиякүләм акциясе үз эшен дәвам итә.Бүген, 20 апрель - Россиядә донорлар көне дип игълан ителгән. Шушы көнгә багышлап, акция кысаларында, шәфкать туташы белән берлектә, 6 а сыйныф укучылары белән донорлык турында әңгәмә уздырдык.
-
"Педагог на все времена" проекты үз эшен дәвам итә.
19.04.2017
"Педагог на все времена" проекты дәвам итә.Бүген ветеран укытучы, башлангыч сыйныфлар укытучысы, Сафарова Ф.Ш. 1 в сыйныф укучылары белән берлектә әдәби уку дәресен үткәрде.Дәрес бик файдалы, күңелле үтте.Укучылар актив катнашты.
-
"Педагог на все времена" проекты үз эшен дәвам итә.
19.04.2017
"Педагог на все времена" проекты дәвам итә.Шулай ук бүген ветеран укытучы,психолог Ахметова Л.М. 3 а сыйныф укучылары белән психологик тренинг уздырды.Балалар бик актив катнашты.
-
"Балаларны яклау"айлыгы. 19.04.2017

"Балаларны яклау"айлыгы кысаларында Арча педагогия көллияте студенты ,2 в сыйныф укучылары белән берлектә, юл йөрү кагыйдәләре буенча класс сәгате уздырды.
-
Инглиз теленнән ачык шөгыль 18.04.2017 Бъген балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәбияләнүче балалар белән тәрбияче Ибраһимова Г.Р. "Яшелчәләр һәм җиләк - җимешләр"темасына ачык шөгыль күрсәтте. Башта уен формасында төсләрне кабатладылар.Инглиз телендә яшелчәләр һәм җиләк -җимешләр турында шигырьләр ,җырлар җырланды ."Кибет" уены ярдәмендә шөгыльдә алган белемнәр ныгытылды. Гомумән , балалар инглиз телен бик яраталар һәм теләп өйрәнәләр.

-
"Балаларны яклау"айлыгы. 18.04.2017

"Балаларны яклау"айлыгы кысаларында китапханәче Фатхуллина Л.Х. 2 сыйныф укучылары белән берлектә "Юл йөрү кагыйдәләрен үтә" дип исемләнгән әңгәмә уздырды.










