Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары. 17.04.2017

Бүген безнең мәктәп базасында район күләм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укыту" исеме астында семинары узды.Семинарда ИРО РТ методисты Сагдиева И.Т. чыгыш ясады.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" Россиякүләм акциясе. 17.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" Россиякүләм акциясе кысаларында бүген 6 б сыйныф укучылары өлкән кешегә ярдәм күрсәттеләр.
-
"Тукай безнең -йөрәкләрдә" дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе. 17.04.2017

Бүген филология атналыгы кысаларында 1-6 сыйныф укучылары арасында "Тукай безнең -йөрәкләрдә" дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе уздырылды.
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" Россиякүләм акциясе. 15.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" Россиякүләм акциясе кысаларында бүген безнең укучылар территорияне, паркны төзекләндерү эшләрендә актив катнаштылар.Шулай ук экологик дәресләр һәм рәсем бәйгеләре уздырылды.
-
Рус теленнән ачык дәрес. 15.04.2017

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гаптелбарова Д.М. 6 б сыйныф укучылары белән берлектә, әти-әниләрне чакырып, рус теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес оешкан төстә, төрле инновацион технологияләр кулланып оештырылган иде.
-
Язгы өмә дәвам итә. 14.04.2017

Язгы өмә дәвам итә. Бүген безнең мәктәп кысасында булган Ежкова урамы һәм мәктәп территориясе жыештырылды.
-
Экология елы кысаларында ачык дәрес.
14.04.2017
Бүген Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбенең 1 нче В татар сыйныфында әйләнә-тирә фәненнән интеграль дәрес үткәрелде. Дәресне 1 нче В укучыларының сыйныф җитәкчесе Хайруллина А.Р., инглиз теле укытучысы Тихомирова Г.А. һәм гарәп теле укытучы Гыйлфанова Л.К. үткәрделәр. Дәрес татар, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылуы белән үзенчәлекле узды. “Хайваннар илендә” темасына сәяхәт дәрес итеп оештырылган иде. Укучылар төрле авырлыктагы биремнәр чиштеләр, кыргый җәнлекләр турында чыгыш ясадылар, хайваннар дөньясында булган проблемаларга чишү юлларын эзләделәр һәм булган белемнәрен һәр өч телдә дә күрсәтә алдылар. Инглиз телендә “Диңгез дулкыны” уены һәм гарәп телендә хайваннар турында санамышлар әйтүләре дәресне тагы да кызыклы итте. Бүгенге дәрестә алган белем һәм күнекмәләрен киләчәктә практикада дөрес кулланырлар дигән өметтә калабыз. Дәрескә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 нче категорияле белгече Фирдәүсә Камил кызы Латыш чакырулы иде. Ул 1 нче сыйныф укучыларына һәм мәктәбебезгә истәлекле бүләкләр тапшырды, балаларның табигатьне яратуларын һәм әйләнә-тирәбезгә сакчыл карашта булуларын теләп калды.
-
Язгы урманга сәяхәт 14.04.2017

Бүген уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән тәрбияче Гарапшина Л.И. "Язгы урманга сәяхәт"дигән күңел ачу чарасы үткәрде.Балалар урманда яшәүче кыргый хайваннар , кошлар тормышы белән таныштылар . Хайваннар турында табышмаклар чиштеләр .Язның беренче чәчәге - умырзая турында әңгәмә үткәрелде.Чара төрле күңелле уеннар белән үрелеп барды.Чараның тәрбияви әһәмияте бик зур .
-
Филология атналыгы дәвам итә.
13.04.2017
Филология атналыгы кысаларында уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирҗанова А.Ф.әдәби уку фәненнән ,3 а сыйныф рус төркеме укучылары белән берлектә, "Минем яраткан хайваннарым" "Кем хаклы?"дип исемләнгән тема астында ачык дәрес күрсәтте.Дәрес төрле яңа технологияләр: сингапур методикасы, уен формасы кулланып оештырылган иде.
-
Социаль яклау бүлеге белгечләре бездә кунакта. 12.04.2017

Бүген бездә социаль яклау бүлеге белгечләре кунакта булды. Алар 6 сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырды һәм бергәләп ветераннарга хат яздылар. Укучыларга очрашу бик ошады. Әңгәмә бик файдалы һәм күңелле узды.










