МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Старые Турнали, ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | 8(84366) 51-6-57 |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Спортивный праздник 22.02.2022

Cегодня с воспитанниками нашего детского сада ко "Дню Защитника Отечества" провели спортивный праздник. Такие мероприятия способствуют укреплению опорно-двигательного аппарата и формированию правильной осанки. Развивает быстроту, силу, ловкость, меткость, память .Воспитывает чувство товарищества, взаимопомощи, интереса к физической культуре. Создает эмоционально – положительное настроение.
-
Бүген кичәбезне дә сиңа туган телебезгә багышлыйбыз! 21.02.2022

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт телләре дип игълан ителде. Бүген кичәбезне дә сиңа туган телебезгә багышлыйбыз.
-
Татарча мультфильмнар карыйбыз 18.02.2022

Бүген балалар Габдулла Тукай әсәрләре буенча "Татармультфильм" берләшмәсе чыгарган мультфильнар карадылар.Балаларга бик ошады. Без татарча мультфильмнар аша ана теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз.
-
Габулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясау 18.02.2022

Рәсем шөгелендә Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар.Шөгыльнең максаты - балаларның иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү. Г.Тукай иҗатына , татар телендәге мультфильмнарны карарга кызыксыну уяту. Милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисләре,татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
-
Китапханәче апа бездә кунакта 17.02.2022

Без авыл китапханәсе белән нык элемтәдә торабыз. . Китаплар белән якыннан танышу-ул яңа, тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы дөнья ачу. Китапка мәхәббәт кечкенәдән үк башлана. Балалар - иң рәхмәтле, игътибарлы тыңлаучылар һәм актив укучылар. Шуңа балалар бакчасының китапханәләр белән бәйләнеше бик мөһим. Без балалар белән китапханәдә бик еш булабыз. Ә менә бүген китапханәче Илвира апа үзе безгә кунакка килде. Бик матур китап күргәзмәсе оештырды ул безгә.."Татар халык язучылары һәм балалар"дигән темага бик әчтәлекле әңгәмә дә уздырды. .
-
Яңа китаплар белән таныштыру 16.02.2022

Китапка кызыксыну уяту. Балаларны тылсымлы китап дөньясына җәлеп итү, китап белән арлашырга өйрәтү максатыннан, без балаларны үз яшенә туры килгән матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән таныштыру буенча даими эш алып барабыз.
-
Татар халкының милли ризыклары 16.02.2022

Татар милли ризыклары - татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары.Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай,һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән дан тота.Безнең әби-бабаларыбыз,әти-әниләребез дә аш -суга оста булганнар.Тәмле,татлы ризыклар пешергәннәр.Менә бүген безнең балалар да татар халкының милли ризыклары: гөбәдия, өчпочмак, чәк-чәк, баллы төш, пәрәмәч, бәлеш турында сөйләштеләр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле ,һәм һәрбер халыкның үз милли ризыгы барлыгын искәртеп үттеләр.
Шөгыль ахырында балалар милли ризыгыбыз чәк-чәктән авыз иттеләр. -
Татар халык уеннары 16.02.2022

"Халыкара туган телләр көне" декадасы уңаеннан бакчабызда милли уеннарга багышланган чара үткәрелде. Милли мәдәниятыбыз -ул безнең милли уеннарыбыз да. Безнең әби-бабаларыбыз уйнаган уеннар, ул хәзерге көн уеннары да. Шуна да балаларда милли мәдәният формалаштыруның төп чыганагы, нигезе булып уен санала. Уеннар баланын физик үсешенә генә түгел, акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый, аларга шатлык китерә,индивидуаль үзенчәлекләрен ача.
-
Без аларны хәтердә сакларга тиеш! 15.02.2022

Әфган сугышында ил кушканны,хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без!
-
Акциядә катнашабыз! 15.02.2022

Патриот - шагырь Муса Җәлил һәм бөек җырчыбыз Илһам Шакиров туган көннәре уңаеннан оештырылган акциядә катнашабыз.Бүген безнең балаларыбыз Иске Төрнәле катапханәсендә булып кайттылар. Анда легендар җырчыбыз Илхам Шакиров һәм патриот-шагырь Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә белән таныштылар.












