МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422019, Республика Татарстан, Арский район, д. Старые Турнали,ул. Комсомольская, д.68 |
Телефон: | |
E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 9 |
У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Безнең уңышларыбыз 02.06.2021
Безнең өчен иң зур бүләк- ул рәхмәт хаты. Хезмәтебезне югары бәяләгән ата- аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Чыгарылыш бәйрәме 31.05.2021
Быел безнең балалар бакчасыннан 6 бала мәктәпкә барачак. Бик матур, җылы кичә булды.Алдагы тормышыгызда уңышлар, ак юллар сезгә балалар.
-
Библиотекага сәяхәт 28.05.2021
Китаплар дөньясы балалар өчен аеруча кызыклы. Балалар белән библиотекага бардык, матур китаплар белән танышып, бәйрәм оештырдык.
-
Табигатьтә ял итү 21.05.2021
Табигатьтә ял итеп, төрле уеннар уйнау, үзең пешереп алып килгән ризыклар белән тамак ялгап алу- балалар өчен бик кызыклы. Туган як табигате, аның үсемлек, бөҗәкләр, хайваннар дөньясы белән танышу- баланың үсеше өчен бик кирәк.
-
Саф һавада китап уку 19.05.2021
Урамда уйнап, йөгереп аргач, тәрбияче балаларга китап укый, балалар бик яратып тыңлыйлар.
-
Кәрия, Зәкәрия уены. 18.05.2021
Әлеге җырлы -биюле уенны балалар бик яратып уйныйлар.
-
Подвижные игры для детей 14.05.2021
Летняя пора – это самое активное время года. Дети ждут лето целый год, вспоминая его даже зимой. И вот лето наступило. А какое лето может быть без подвижных игр на свежем воздухе.
Детские игры на свежем воздухе – одно из самых полезных времяпровождений. Они способствуют укреплению здоровья ребенка, его позитивному настроению. Также, поскольку многие из этих игр – командные, они развивают в детях здоровый коллективизм, готовность приходить на помощь другим и подчинять при необходимости свои желания общим интересам. Эти качества очень пригодятся им во взрослой жизни.
-
Урман - безнең байлыгыбыз 12.05.2021
Безнең Иске Төрнәле балалар бакчасында кечкенә генә «Урман почмагы» бар. Анда каен, чыршы, шомырт, миләш агачлары, балан, чия, кара һәм кызыл карлыган, кура куаклары үсә. Без елның дүрт фасылында да шул агач һәм куакларны күзәтеп, балаларның белемнәрен ныгытабыз, агачларны сакларга өйрәнәбез. Балалар яз көне җимеш агачларының чәчәкләрен күзәтеп, аларның матурлыгына соклансалар, кыш көннәрендә аларның җимешләренең кошларга азык булып, никадәр файда китерүен күзәтәләр.
Шөгыльләрдә алган белемнәрне дә урман почмагына экскурсиягә чыгып ныгытабыз. Менә шулай, балалар, табигать белән якыннан танышалар, гадәти әйберләрдән дә яңалык күрергә,әйләнә- тирәнең матурлыгын тоярга, табигатьне сакларга өйрәнәләр.
Безнең максат: балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү;балаларның урман, андагы тереклек турында белемнәрен тирәнәйтү, табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү.
-
9 май- Җиңү бәйрәме 09.05.2021
Һәр ел саен һәйкәл янында балалар белән бергә җыелып, 9 май – Җиңү бәйрәмен искә алабыз.Быел да сугышта һәләк булган авылдашларыбызны, сугыш ветераннарын искә төшереп, шунда кечкенә генә бәйрәм ясадык, балалар шигырьләр сөйләделәр, венок куйдык.Ил – күгебезнең тынычлыгы, иминлеге өчен без Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызга рәхмәтле.
-
Район акциясендә катнашу. Тукай геройлары 30.04.2021
Район күләмендә үткәрелгән, интернет аша узган чараларда безнең балалар бик теләп катнашалар. #ТукайГеройлары Арча2021 исеме астында бик күп фотолар инстаграм челтәрендә урнаштырылды. Аеруча интернет аша узган чаралар балаларны, ата- аналарны нык кызыксындыра.