МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Профсоюз дәресе 04.10.2019
Бүген мәктәбебездә 7-9 класс укучылары өчен профсоюз дәресе үткәрелде. Дәрестә профсоюз оешмасы башкарган эшләр турында, аның ни өчен кирәк булуы һәм профком составы турында сөйләнелде. Дәрес ахырында Иске Кырлай башлангыч профсоюз оешмасы эше белән таныштылар.
-
Осенняя сессия Банка России "Онлайн-уроков финансовой грамотности" 03.10.2019
18 сентября в МБОУ "Старокырлайская ООШ" началась осенняя сессия Банка России "Онлайн-уроков финансовой грамотности".Эти уроки способствуют формированию у подрастающего поколения установок грамотного финансового поведения,ознакомления с актуальными финансовыми продуктами и услугами.Уроки очень нравятся ученикам тем,что идёт общение ,а не просто передача информации.Всё объясняется очень простым понятным языком для ребят.Учащиеся с нетерпением ждут каждый урок.Сессия продлится до 18 декабря.
-
“ТАССР га 100 ел” темасына класс сәгате 02.10.2019
Бүген безнең мәктәптә “ТАССР га 100 ел” дигән темага класс сәгате үткәрелде.Укучылар Республикабызның төзелүе, аның бүгенге көнгә кадәр үсеше белән таныштылар. Элекке фотоларны карап, төрле елларда эшләгән җитәкчеләр , аларның эшләгән эшләренә бәя бирелде. ” Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк,”- ди татар халкы. Безнең үзебезнең тарихны белергә, өйрәнергә тиеш.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2019
Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле өлкәннәребезне котлаулар, бүләкләүләр белән искә алалар. Кадерле ветеран укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләребез! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
-
25 сентября- день рождения знаменитого актера, кинорежиссера Сергея Бондарчука. 25.09.2019
25 сентября- день рождения знаменитого актера, кинорежиссера Сергея Бондарчука. Он известен любителям кино своими ролями в кинофильмах "Судьба человека", " Они сражались за Родину", "Тихий Дон" и др. На проведенном мероприятии учащиеся 5 класса ознакомились с жизнью и творчеством Бондарчука.
-
Мәктәп тәҗрибә участогында 24.09.2019
Быел мэктэптэ яшелчэ унышы яхшы булды. Буген 5, 8 класс укучылары кызыл чогендер унышын жыеп алдылар. Укучылар бик тырышып, чын кунелдэн эшлэделэр. Узен устергэн яшелчэ, жилэк-жимеш кадерле хэм тэмле була ул.
-
"Кросс - Татарстана 2019" 23.09.2019
21 нче сентябрь конне Арча муниципаль районында "Кросс Татарстана 2019" булып узды. Мәктәбебез директоры Хәйсәр Равилович 2 урынга, ә физкультура укытучыбыз Айрат Габдельнурович 3 нче урынга лаек булды. Мәктәбебез укучылары актив катнашканнары өчен грамота белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз,молодцы!
-
Мәктәп янында өмәдә 21.09.2019
Мәктәбебездә көзге эшләр тулы көчкә бара. Бәрәңге унышы җыеп алынды. Буген 6-7 класс укучылары белән өмәгә чыктык. Табигать шартлары да яхшы кәеф белән эшләргә мөмкилек бирә. Һәр эшне үз вакытында төгәлләргә кирәк.
-
Сак булыгыз, грипп! 20.09.2019
Урамда көннәр салкынаю белән, грипп баш калкыта башлый. Мәктәбебездә шәфкать туташы Исламова Рәмзия апа эчтәлекле һәм кирәкле "Гриппка каршы көрәш" темасы белән чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Тимер юлда сак булыйк! 19.09.2019
Бүген 2, 4 класс укучылары белән “Тимер юлда сак бул” темасы астанда тәрбия сәгате үткәрелде. Тимер юл аша бары тик билгеләнгән урыннардан, күпер, тоннельләрдән генә йөрергә кирәклеге, туктап торган поезд, платформалар астына керергә ярамавы, вагоннарның тоташкан урыннарына менәргә ярамавы, платформаның билгеләнгән сызыкларыннан чыкмаска кирәклеге, хәрәкәт итүче поезд янәшәсендә платформадан йөгерергә ярамавы, платформа кырыена якын килергә ярамавы аңлатылды. Тимер юлдагы һәлакәтләр гади генә кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга. Ашыгу, кабаланулар, күпердән йөрмәүләр төрле һәлакәтләргә китеруен онытмаска кирәк.