МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
17.12.2019
Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә, без әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Кабинетларны бәйрәм рухында матур итеп бизәдек.
-
Экологический урок «Моря России: угрозы и сохранение» 16.12.2019
Сегодня в 7 классе был проведён всероссийский экологический урок «Моря России: угрозы и сохранение». С его помощью школьники узнали о значении морей и океанов в жизни всех живых существ нашей планеты и о том, как сохранять прекрасный водный мир. Целью урока являлось рассказать о роли рыболовства в современном мире и необходимости грамотно распоряжаться дарами морей, заботясь о сохранении морских экосистем.
-
Атналыкка йомгак 14.12.2019
Санаулы көннәр уза шул. Үзенең шатлык - куанычлары, бәйге-ярышлары, җиңү-җиңелүләре белән математика-физика атналыгы тәмамланды. Бу атна дәвамында мәктәбебезнең һәр укучысы математик формула, физик законнар белән яшәде. Авыр фәннәр саналса да, математика һәм физиканың да кызык, уйландыра торган яклары барын, ул фәннәр белән ныклап шөгыльләнү кирәклегенә төшенделәр.
Ә бәйгеләрдә җиңүчеләр истәлеккә грамоталар алды.
-
Урок Цифры на тему «Сети и облачные технологии» 13.12.2019
Сегодня в школе прошёл очередной Урок Цифры на тему «Сети и облачные технологии». Учебные материалы каждого «Урока Цифры» разработаны ведущими российскими ИТ-компаниями при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации и помогают ученикам не только узнать новое о мире информационных технологий, но и сориентироваться в перспективных профессиях будущего. «Урок цифры» повышает интерес детей к изучению основ программирования, задаёт верные ориентиры развития в условиях перехода к цифровой экономике. Детям очень нравится работать на тренажёрах данного урока.
-
Физик КВН 13.12.2019
Математика һәм физика атналыгы кысаларында 7 һәм 9 класс укучылары катнашында "Физик КВН" үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп физика буенча сорауларга җавап бирделәр, портрет буенча физикларны таныдылар, кемнең хәтере яхшырак икәнен ачыкладылар, "кара ящик" та нинди сер яшерелгәнен белергә тырыштылар. Әлеге чара укучыларда фәнгә кызыксыну уята, үзара аралашу күнекмәсен үстерә, командада эшләргә өйрәтә.
-
12 нче декабрь - Россия Конституциясе көне 12.12.2019
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Конституция көнен билгеләп үтә.
Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен - шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады. Конституция сәяси һәм социаль тотрыклылыкның мөһим факторына, дәүләт хакимиятенең, җирле үзидарә нигезләренең какшамас гарантына әверелде. Федератив дәүләт корылышының, Конституциянең нигезләрен ныгыту мөстәкыйль икътисади һәм социаль үсеш мөмкинлеген бирде. Илебезне көчле һәм алга киткән дәүләт итү өчен һәммәбездән күп хезмәт, бердәм тырышлык сорала. Ватаныбыз алдындагы изге бурычны үтәүдә барыбызга да уңышлар юлдаш булсын.
-
"Яшь гражданнар форумы" 11.12.2019
Мәктәбебезнең 9 класс укучылары Арча районында уздырылган "Яшь гражданнар" форумында катнаштылар. Укучылар яшүсмерләр, яшьләр өчен актуаль булган проблемалар күтәрделәр, аларны чишү юлларын эзләделәр, администрация вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Форум файдалы һәм кызыклы булды.
-
Кызыклы математик мәсьәләләр бәйгесе 10.12.2019
Математика атналыгында һәм класстан тыш чараларда кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр оештыру укучыларда фәнгә кызыксыну уята, белемгә омтылыш тудыруга ярдәм итә. Кичәне оештырганда шулай ук балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм классның белем дәрәҗәсен исәпкә алу да кирәк. Бала үз эшенә һәм иптәшләренә дөрес бәя биреп, дустанә мөнәсәбәтләрне саклаган хәлдә көч сынашырга өйрәнә.
Бүгенге кызыклы мәсьәләләр чишү бәйгесендә һәр класс командаларга бүленеп, көч сынашты. Бәйге булгач, җиңүче дә, җиңелүче дә була инде. Әмма күңелне төшермәскә, тагын да ныграк көч туплап алга таба барырга кирәк. Атналык дәвам итә...
-
Математика, физика атналыгы 09.12.2019
09.12 - 14.12 көннәрендә мәктәбебездә физика - математика атналыгы узачак. Атналык дәвамында укучылар үзләренең белемнәрен күрсәтергә, төрле чараларда катнашырга һәм җиңәргә тырышырлар дип уйлыйбыз. Һәр көнне укучылар өчен чаралар планлаштырылып куелды. Атналык файдалы узар дип ышанабыз. Ә бүген классларда бөек математикларга багышланган "Портретлар янында уйланулар" дип исемләнгән әңгәмәләр булды.
-
Ришвәтчелеккә каршы 09.12.2019
9 декабрь - Бөтендөнья ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан 1-3 класста ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларына багышланган класс сәгате үтте. Кеше тәнендәге яман шеш белән бер булган "ришвәт" атлы бу әшәке чир көннән-көн зурая һәм арта. Аңа каршы көрәш чараларын булдыру максатыннан яңадан-яңа проектлар кабул ителә. Берәү дә ришвәтчелеккә битараф булмаска тиешлеген укучыларга аңлатылды.