МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Котлыйбыз 29.10.2019
Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру кире кайтарылды.
ГТО нормаларын тапшыру 2 нче сыйныфта укучы балалардан башлана. Өч кыенлык дәрәҗәсе билгеләнгән - нормаларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш, бронза бирелә.
Безнең укучыларыбыз да ГТО нормаларын унышлы тапшырдылар. 4 укучы көмеш һәм 7 укучыга бронза значогы тапшырылды. Киләчәктә аларга уңышлар телибез.
-
"Уңыш бәйрәме"
28.10.2019
Бүген мәктәбебездә "Уңыш бәйрәме " уздырылды. Көзге байлыклардан күргәзмә оештырылды. Һәр бала өендә яшелчәләрдән берсеннән - берсе кызыклы композицияләр ясап килгәннәр. Укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, күмәк уеннар оештырылды. Бәйрәм бик матур узды.
-
"Көзге эшләнмәләр" 26.10.2019
Укучылар һәм әти - әниләр ярдәме белән мәктәбебездә төрле темаларга күргәзмә әзерләү күркәм традициягә әйләнде. Ел саен әлеге конкурста катнашырга теләүчеләр саны арта бара. Һәркемнең эшләнмәсе бик үзенчәлекле. Молодцы!
-
Пробный ОГЭ
25.10.2019
Сегодня, 25 октября, ученики 9 класса нашей школы писали пробный экзамен по математике. Задания подготовлены с учетом изменений, внесённых в 2019-2020 учебном году.
-
Көзге каникул көннәрендә укучыларның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү. 24.10.2019
Гомуми кагыйдәләр :
- юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә.
- янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә.
- җәмагать урыннарында,урамда,өйдә үзеңне тәртипле тотарга.
- урамда кичләрен,төнлә йормәскә.
- кечкенәләргә игътибар итәргә,аларны карап йөртергә,уеннарына,нәрсә белән шөгыльләнүләренә һәрчак күзәтчелек итәргә.
- елга, күл яннарында уйнамаска, су өстендә каткан бозның әлегә бик юка булуын онытмаска.
Рөхсәт ителми:
- шырпы белән уйнарга.
- кечкенәләрне кыерсытырга.
- билгеләнгән вакыттан соң җәмәгать урыннарында,урамда йөрергә.
- юл йөрү кагыйдәләрен бозарга.
- елгада, күлдә боз өстендә уйнарга.
Бәла - каза булган очракта.
- тиз генә өлкәннәргә хәбәр итәргә.
- пожар булганда 01, полиция кирәк булганда- 02, беренче ярдәмгә мохтаҗлык булганда - 03 телефоннарына шалтыратырга.
- боз ватылып , суга төшеп киткән кеше янына якын килмәгез, ә озын таяк яисә бау белән тартып чыгарырга булышыгыз. Андый мөмкинлегегез булмаганда тизрәк өлкәннәргә хәбәр итегез.
-
Мостай Кәримгә - 100 яшь 23.10.2019
Мәктәптә Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга багышланган класстан тыш уку дәресләре, төрле чаралар үткәрү дәвам итә.
Мостай Кәрим (Мостафа Сафа улы Кәримов) – Россия һәм башкорт әдәбиятының танылган классигы, язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Дәүләт Премиясе, Ленин премиясе, М.Шолохов исемендәге Халыкара премиясе лауреаты, күп кенә хәрби һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры булган шәхесне олылап искә алдылар, тормыш юлы, иҗаты, әдәби әсәрләре белән таныштылар.
-
Мостай Кәрим 22.10.2019
Бүген безнең мәктәптә Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга багышланган тәрбия cәгатьләре үткәрелде. Ул - татарча сөйләп, татарча язып, башкорт язучысы исемен күтәргән иҗатчы.
-
Мәдәни көндәлекләр 21.10.2019
Бүген 1-4 класс укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
-
"Татарча диктант" 19.10.2019
-
О реализации всероссийского проекта «Киноуроки в школах России» 18.10.2019В МБОУ "Старокырлайская ООШ" реализуется всероссийский проект «Киноуроки вшколах России». Ученикам каждый месяц показывается один фильм,соответствующий их возрасту.После просмотра проводится беседа на воспитательную тему.В октябре 7 классу был показан фильм "Воин света".