МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
12 нче көн-"Изгелек көне". 14.06.2018

12 нче көн "Кояшкай" лагерында "Изгелек көне" исеме астында үткәрелде. Балалар авылыбызның чишмәләренә төштеләр. Чишмә буйларын җыештырып, изге эш эшләп кайттылар.
-
"Кояшкай"лагерының унынчы көне. 13.06.2018

Туган як. туган җир, туган авыл...hәркем өчен изге, газиз, кадерле ул, шул уңайдан бүген "Кояшкай" лагерында "Туган ягым, яшел бишек" дигән темага рәсем конкурсы булды. Конкурсның максаты балаларда туган ягына,туган авылына карата горурлык hәм мәхәббэт хисләре тәрбияләү, аларның кечкенә йөрәгендә патриотик хисләр формалаштыру.
-
12 июнь -Россия көне. 12.06.2018

Бүген лагерьга йөрүче балалар белән берлектә "Россия, сиңа багышлыйм җырымны!" исеме астында 12 июнь - Россия көненә багышланган чаралар уздырылды. "Мин яратам сине, Россия" дигән кичә оештырылды. Россия символикаларына багышланган викторина hәм рәсем конкурсы да балаларның күңеленә хуш килде. Балалар Россия дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар. Эчтәлекле презентация карадылар, hәм үзләренә күп мәгълүмат алдылар. Кичә Россия гимынын җырлау белән тәмамланды.
-
Экологик марафон 11.06.2018

8 нче көн дә күңелле вакыйгаларга бай булды. Иң беренче экология темасына рәсем hәм плакат конкурсы уздырдык.Соңыннан кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, хайваннар, бөҗәкләргә багышланган викторина уздырылды.
-
"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл". 10.06.2018

Лагерьда бүгенге көн тулысы белән спортка багышланды. Иртәнге аштан соң "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" дигән темага беседа уздырылды. Балалар спорт, аның тарихы белән таныштылар. Спортзалда төрле спорт уеннары уйнадылар, эстафета ярышлары уздырылды. Көн бик күңелле hәм файдалы узды.
-
Дус булуга ни җитә 09.06.2018

9 июнь дуслар көне итеп билгеләнеп үтә. Шул уңайдан "Кояшкай" лагерында "Дус булуга ни җитә" исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар дуслыкныә кадерен белергә, дус яшәү серләренә төшенделәр. Үзләренең дуслык агачын төзеделәр. Көннең икенче яртысында саф hавада күңелле уеннар уйнадылар.
-
Әйләнә-тирәне саклау көне. 08.06.2018

Әйләнә-тирәне саклау көне уңаеннан "Кояшкай" ял лагерында "Табигатьне саклау hәремнең бурычы" дигән темага әңгәмә уздырылдыю Әңгәмә барышында табигатьне саклау, аның байлыкларыннан файдалану турында фикер алыштылар. Сөйләшүдән соң авылыбызның "Сәйфи" чишмәсенә экскурсиягә бардылар.
-
Китапханәдә кунакта 07.06.2018

Бүген лагерьның дүртенче көнендә итапханә көне үткәрелде. Балалар авыл китапханәсендә эксурсиядә булдылар. Китапханәче Магсумова Гөлнара апалары белән берлектә татар халык әкиятләренә күзәтү ясадылар, Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр..
-
"Ашыт"елгасына экскурсия. 06.06.2018

Бүген лагерьның өченче көне. Балалар авылыбызның иң күркәм урыннарының берсе "Ашыт елгасы" на экскурсиягә бардылар.
-
Лагерьның икенче көне. 05.06.2018

Лагерьда "Танцеваль батл" булып узды.






