МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Безопасность в сети интернет 24.11.2018

Единый урок проходит при активной поддержке Минобрнауки РФ, Минкомсвязи РФ, Института развития Интернета, федеральных и региональных органов власти, а также представителей интернет-отрасли и общественных организаций. Единый урок представляет собой цикл мероприятий для школьников, направленных на повышение уровня кибербезопасности и цифровой грамотности, а также на обеспечение внимания родительской и педагогической общественности к проблеме обеспечения безопасности и развития детей в информационном пространстве. В нашей школе прошли тематические уроки, внеклассные мероприятия.
-
Әниләр бәйрәме 23.11.2018

Әни...Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык hәм күңел тойгысы! Әни... hәр кеше өчен иң кадерле,иң сөйкемле зат ул!- Әни...Аның күзләре шундый ягымлы hәм мөлаем. Ә әнкәйнең куллары иң -иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга,бөтен кайгыларың югала, ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре...сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләрнең йөрәге генә шулкадәр түземле,шәфкатьле! Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул Бүген бар кеше илебездә әниләрне котлый. Безнең мәктәп укучылары да әниләрен кунакка чакырды.Алар өчен күңелле бәйрәм кичәсе оештырылды. Укучылар үз hөнәрләрен күрсәтте,әниләр тапкырлыкта, җитезлектә ярышты.
-
"Дус класс серләре! конкурсы 19.11.2018

Укучылар арасында дус, тату яшәүне пропагандалау максатында, күп төрле чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе- "Дус класс серләре" дип атала торган конкурс. Безнең мәктәп укучылары да бу конкурста теләп катнаштылар. 7 класс укучылары үзләренең активлыгы белән аерылып торалар. Конкурска да әти-әниләре белән әзерләнделәр hәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
29.10.2018

Активисты отряда "Волонтеры Победы" МБОУ "Староашитская ООШ" приняли участие во Всероссийской акции "Великие имена России".
-
"Көзге бал" бәйрәме. 27.10.2018

hәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары белән. Яз-челтерәп аккан кар сулары, тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның матурлыгы hәм күркәмлеге, көзге муллык белән билгеләнә. Бүген мәктәбебездә "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе җырлар, биюләр, юмор белән үрелеп барды.
-
Көз патшалыгында. 25.10.2018

Уучылар әти-әниләре белән берлектә көзге уңыштан бик матур композицияләр тудырган. Алардан матур күргәзмә төзелде.
-
Парламентский урок "Парламент, общество и я". 24.10.2018

Парламентский урок "Парламент, общество и я" проходит во всех школах Республики Татарстан, 20 октября для старшеклассников парламентский урок провел учитель истории и обществознания Фатхуллин Р. Н. . Главной целью проведения урока стало воспитание у школьников гражданской активности, формирование правовой культуры, углубление знаний школьников о роли и месте заонодательного органа государственной власти РФ И РТ.
-
Хөрмәтле укытучыларыбыз! 05.10.2018

Сезне елның иң күркәм, иң олы бәйрәмнәреннән берсе-Укытучылар көне белән котлыйбыз! Эшегездә иҗади уңышлар,бетмәс-төкәнмәс яшәү көче, сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете телибез. Сез- кешелек дөньясы туплаган гыйлемнәрне буыннан буынга тапшыручы, үткәннәр белән киләчәкне тоташтыручы иң кирәкле кешеләр. hәр дәресегез- яңа ачыш, hәр сүзегез - кыйммәтле хәзинә булып калсын, акыллы киңәшләрегез балаларга гомер җитәрлек терәк булсын. Шәкертләрегезнең җылы карашларын,хөрмәтен тоеп,авыр, ләкин абруйлы хезмәтегездән ямь табып, сәламәтлектә, муллыкта, бәхеттә куанып яшәгез!!!
-
1-10 октябрь-"Өлкәннәр декадасы" 04.10.2018

Өлкәннәр декадасы кысаларында мәктәпкүләм чаралар планлаштырылды. Шуларның берсе-тимурчылык эше. Укучылар ялгыз әби-бабайларга, ветераннарга теләп булышалар.
-
Куркынычсызлык айлыгы дәвам итә 27.09.2018

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында укучыларның иминлеген тәэмин итү, янгын вакытында, юлда йөргәндә, транспортта, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзләрен тоту күнекмәләре булдыру максатыннан класс сәгатьләре үтә.






