МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Патриотик айлык дәвам итә 10.02.2017

Батырларга бай ул безнең заман
Адым саен бездә батырлык.
Матурлыкка бай ул безнең заман
Адым саен бездә матурлык! Мәктәптә патриотик айлык дәвам итә. Аның кысаларында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фатхуллин Р.Н. "Яшь антифашистлар" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Чарада Бөек Ватан сугышы чоры балаларнының батырлыгы турында күп мәгълүмат бирелде.
-
Иманлы бала - әхлаклы бала 08.02.2017

Ата-ананның изге бурычы балаларын белемле итү белән беррәттән, тәрбияле, әхлаклы итеп үстерү дә. Иске Кенәр авылы китапханәсендә үткәрелгән "Иманлы бала - әхлаклы бала" исемле кичәдә Иске Кенәр , Печмәнтау башлангыч мәктәбе балалары катнашты. Алар өлкән буын кешеләренең изге киңәшләрен тыңладылар. Китапханә белән таныштылар.
-
Котлыйбыз! 07.02.2017

"Сабантуй" газетасы призына үткәрелгән районкүләм көрәш ярышында үз авырлыкларында 2 урыннарны алган укучыларыбызны ( тренерлары Габделахатов М.Р.) чын күңелдән котлыйбыз. Молодцы! Алга таба да уңышлар телибез.
-
Республиканская акция «Яркая здоровая зимушка-зима» 06.02.2017

6 февраля члены отряда «БАРС» проводили в центре села Старый Ашит республиканскую акцию «Яркая здоровая зимушка – зима». Они проводили с учащимися начальных классов зимние игры и лыжные соревнования. В акции участвовали 61человек.
-
Хәтердә сез, кайтмый калганнар! 02.02.2017

Авылыбыз үзәгендә һәйкәл тора, ул үзе саклап калган киләчәк буын кешеләренә карый. Һәйкәл - кайтмый калганнарның күз карашы, ул безнең эшебезгә бәя бирә, яуда калганнарның тавышы булып безгә дәшә:
- Безне хәтерлисезме? |
- Без эшләргә теләп тә эшли алмый калган эшләргә сез әзерме?
Дәһшәтле сугыш елларында кан коеп, безгә Җиңү алып килгән бабаларыбызның исемнәрен онытырга безнең хакыбыз юк.
-
Китап - белем чишмәсе 01.02.2017

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә Иске Кенәр китапханәчесе Рәзинә Магсумова "Китап - белем чишмәсе" дигән темага әңгәмә үткәрде. Укучыларны яңа басылган китаплар белән таныштырды. Укучыларның ниләр белән кызыксынуларын белеште. Рәзинә апалары балаларга уку өчен китаплар тәкъдим итте.
-
Учи.ру сайтында олимпиада 27.01.2017

Учи.ру сайтында олимпиаданың төп туры башланды. Биремнәр төрле һәм кызыклы, укучыларны уйландыра торган.
-
"Ел класс җитәкчесе" конкурсы 25.01.2017

Бүген безнең мәктәптә "Ел класс җитәкчесе" конкурсының зона этабы узды. Конкурста Яңа Кенәр, Шурабаш, Яңа Кишет, Яңа Кырлай, Апаз мәктәпләренең класс җитәкчеләре тәрбия чарасы, осталык дәресләре бирү буенча көч сынаштылар.
-
Белемнәрне ныгытабыз 24.01.2017

Укучыларның белемнәрен ныгыту өчен учи.ру сайты биремнәре бик уңайлы. Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары дәрестән соң һәм өйләрендә биремнәрне бик теләп башкаралар. Әлегә олимпиаданың сынау туры бара.
-
"Ел класс җитәкчесе" конкурсының зональ этабы 23.01.2017

23 нче январь көнне "Ел класс җитәкчесе" конкурсының зона этабы узды. Анда безнең мәктәпнең 8 нче класс җитәкчесе Саляхова Лилия Ахметгалиевна катнашты. Ул "Табигать ялгышларны кичерми" дигән темага тәрбия сәгате һәм "Без төрле, ләкин без бергә" исеме астында осталык дәресе үткәрде. Киләчәктә Лилия Ахметгалиевнага иҗади уңышлар телибез.










