МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Кояшкай"лагеры эшен башлады. 04.06.2018

Бүген "Кояшкай" исемендәге мәктәп яны лагеры эшен башлады.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2018

Хөрмәтле чыгарылыш класс укучылары! Бүген мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырый. Тормыш юллары сезгә киң ачык .Тормышка сез нык адымнар белән аяк басасыз.Мәктәптә алган белемнәрегез, канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын,тагын да кыюрак атларга чакырсын., ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Уку йортларының кыңгыраулары бөтенегез өчен дә чыңлап торырлык булсын.Укуда да, хезмәттә дә сынатмагыз.
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Шатлык, куаныч,изге күңел белән
-
Инглиз теле түгәрәгенең иҗади отчеты 25.05.2018

Бүген мәктәптә "Күңелле инглиз теле" түгәрәгенә ( җитәкчесе Саляхова Л.Ә.) йөрүче укучыларның иҗади отчеты булды. Алар инглиз телендә "Теремкәй" һәм "Кызыл калфак" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Кунакка "Ак каен" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә килде.
-
"Үлемсез полк" 08.05.2018

Иске Ашыт урамы буйлап бүген "Үлемсез полк" атлады. Иске Ашыт төп мәктәбе укучылар, укытучылар коллективы, кулларына үзләренең фронтовик бабайларының, туганнарының, тыл ветераннарының фотоларын күтәреп, Иске Ашыт авылы урамы буйлап атладылар. Бу чара сугышта башларын салган бабайларыбызга хөрмәт билгесе булды. "Үлемсез полк" дәвамлы чара булсын.
-
Бөек Җиңүгә-73 ел. 08.05.2018

Иске Ашыт авыл клубында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты булып үтте. Концертта катнашкан укучыларга hәм аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәт.
-
Митингта 08.05.2018

Бүген Иске Ашыт авылында 9 май-Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булды. Сугыш кырында башларын салган ветераннарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык, hәйкәлгә веноклар чәчәкләр салдык. "Илләребез имин, тормышларыбыз тыныч булсын"- hәрберебезнең күңелендә шушы теләкләр иде.
-
Акция "Дерево Победы". 28.04.2018

"Давайте посадим молодые деревья, пусть они символизируют счастье, мир, жизнь!"под таким девизом прошел пятый день Республиканской добровольческой акции "ДоброГод". 28 апреля в нашей школе прошла акция памяти "Дерево Победы". В этот день обучающиеся 8 класса ( классный руководитель Ф.Ф. Гарипова) посадили деревья. Наблюдая за таким мероприятием, начинаешь думать о том,что жизнь прекрасна. Она дается человеку один раз ,и прожить ее нужно достойно, чтобы близкие и друзья гордились тобой и помнили...
-
Бердәм гамәлләр көне. 26.04.2018

26 нчы апрель көне Татарстанда бердәм гамәлләр көне дип игълан ителде. Әлеге чарадан безнең мәктәп тә читтә калмады. Укучылар,укытучылар мәктәпкә бүген милли киемнәрдән килделәр, көн дәвамында милли уеннар уйналды, татар җырлары яңгырады.
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә!" 26.04.2018

Бүген татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан татар теле hәм әдәбияты укытучысы Галиева Г. Р. "Тамчы шоу"" исемле әдәби-музыкаль викторина үткәрде. Шагырьнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды, шигырьләр укылды,әкитләрдән өзекләр сәхнәләштерелде.
-
"Георгий лентасы-акциясе" 25.04.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап республикабызда Георгий лентасы акциясе старт алды. Бүген мәктәпкүләм иртәнге линейкада укучылар георгий лентасының тарихы hәм акциясе белән таныштылар. Кара hәм сары төстәге тасма сугышчының Җиңүгә керткән чиксез батырлыгы хакында сөйли. Көннең икенче яртысында укучыларыбыз георгий тасмасын авылдашларына өләшеп,аның дөрес кулланышы турында сөйләделәр. Акция дәвам итә.






