• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Юсупов Рүзәл Абдуллаҗан улының юбилее уңаенан очрашу.

Опубликовано: 09.10.2018

    8 нче октябрь көнне Арча педагогия көллиятендә күренекле тел галиме Юсупов Рүзәл Абдуллаҗан улының юбилее уңаенан очрашу булды.
    2018 нче елның 14 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең вице-президенты, ТДГПУның тел белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА академигы, Татар АССРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның тууына 80 ел.
    Рүзәл Юсуповның актив, нәтиҗәле фәнни-педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге авыр балачак һәм яшүсмер вакыты белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки нәкъ менә кечкенә чакта аңарда көчле рух, тырышлык һәм максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
    Әтнә районының Кышкар җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Р.Юсупов Казан кооперация техникумында укый. Аннары яшь товароведны Курган өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Армиядә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң, Казан дәүләт университетына укырга керә, Ленин стипендиясен алып укый. Университетны гел “бишле” билгеләренә тәмамлый.
    1964-1967нче елларда Татарстан радиосында тәрҗемәче, Казан телевидение студиясендә редактор вазыйфасын башкара. 1970нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр Рүзәл Юсупов Казан дәүдәт педагогика университетында (бүген ТДГПУ) эшли. 1986-2003нче елларда Р.А.Юсупов институтның ректоры була. Бу вакыт эчендә КДПИда зур үзгәрешләр була, ул күзгә күренеп үсә, университет статусын ала һәм илнең иң яхшы педагогик вузларының берсе була.
    Р.А.Юсупов – үзенең контрастив лингвистика мәктәбен булдырган күренекле галим-лингвист, ике дистә елга якын кандидатлык һәм докторлык диссертацияләр яклау буенча советны җитәкли. Аның җитәкчелегендә 20 кандидатлык һәм докторлык диссертация якланды. Р.А. Юсупов тәрҗемә теориясе һәм практикасы, сөйләм культурасы буенча 300 фәнни мәкалә, 34 монография, дәреслекләр һәм уку әсбаплары бастырып чыгарды.
    Профессор Р.А. Юсупов республиканың җәмәгатьчелек тормышында актив катнаша. Ул халык депутатларының Казан шәһәр советына депутат булып сайлана. Мәгариф буенча даими комиссия рәисе булып тора.
    Рүзәл Абдуллаҗан улын республика Югары Советының эшлекле депутатларының берсе, парламентның милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссия рәисе һәм мөһим закон проектларын эшләп чыгару буенча комиссияләр әгъзасе буларак беләләр. Югары мәктәптә татар телендә укыту буенча фәнни-методик совет рәисе буларак, Р.А. Юсупов республиканың вуз ректорлары советында күләмле җәмәгатьчелек эше алып барды.
    Чит ил вузлары белән фәнни-педагогик һәм мәдәни багланышлар булдыру өчен дә профессор Рүзәл Абдуллаҗан улы күп көч куйды, берничә ел рәттән “Татарстан – Гәрап Көнчыгышы” дуслык җәмгыятенең рәисе булып торды.
    1922нче елда Рүзәл Юсупов үзенең көрәтәләре белән бергә Татарстанның Республика партиясен булдырды, дүрт ел буе шуның җитәкчесе булып торды. Әлеге партия яшәп килгән вакытында суверен Татарстан үсешенә үзенең өлешен кертте.
    Профессор Юсупов Р.А. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасе буларак аның эшчәнлегендә дә актив катнашты.
    Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов курыкмыйча төрле эшкә алына һәм бу эшне зур тырышлык белән башкарып чыга. Аның тормышында өч девиз бергә яшәп килә: “кешеләргә һәрвакыт яхшылык эшләргә тырыш”, “янып-көеп яшәргә”, “гаделлек өчен көрәшергә”.



К списку новостей