Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Тәрбия сәгатьләрендә...
Опубликовано: 08.11.2018
Жан Бюффенның менә шундый канатлы сүзләре бар:” Кеше үзендә иркенлекне бары шул чагында гына сизә, әгәр ул бернәрсәгә дә бәйләнмәгән булса”. Безнең тормышыбыз тоташ бәйләнешләрдән тора: көн саен иртән без укырга яки эшкә барыр алдыннан кием, кибеттә азык-төлек, укып бетереп урта белем алгач, үзебезгә һөнәр сайлыйбыз. Шул ук вакытта аракы яки тәмәкегә бәйләнешне дә кеше үзе сайлап ала, гадәтне кешегә мәҗбүриләп тагып булмый. Ә кешелек барлыкка килгәндә бу начар гадәтләр булмаган да бит, алар безгә кайдан үтеп кергән соң? Шушы сорауга җавап табу максатыннан, бүген без “Тәмәке белән тартучы да яна” дигән темага тәрбия сәгате үткәрдек.
Укучылар белән зарарлы гадәтләр, аларның организмга нинди зыян китерүе, ничек кисәтергә кирәклеге, кешенең зарарлы гадәтләргә ничек ияләнүе турында сөйләштек. Укучыларыбыз киләчәктә яман гадәтләрне үз итмәсәләр иде дигән теләктә калабыз.
К списку новостей













