Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Лагерьның сигезенче көне. 08.06.2016

Гиннесс рекордлар китабы нинди китап соң ул? Беләсезме? Ги́ннесс рекордла́р китабы́ (инг. The Guinness Book of Records) — ел саен чыга торган, үзенә кеше һәм табигать рекордларын җыйган китап. Беренче тапкыр 1955 елда ирланд «Гиннесс» ширкәте заказы буенча бастырылган. 2016 елның рекордлар китабына без дә кердек. Ышанмыйсызмы? Лагерьда «Гиннес-шоу» узды бүген. Лагерыбызның иң-иң укучыларын барладык.
-
Лагерьның җиденче көне. 07.06.2016

Лагерьның җиденче көне сәламәтлек көне булды. Укучылар белән сәламәтлек турында әңгәмә һәм төрле сәламәтләндерү процедуралары уздырылды.
-
Лагерьның алтынчы көне. 06.06.2016

Лагерьның алтынчы көне Г. Тукайның 130 еллыгына багышланды. Укучылар белән Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап “Тамчы-шоу” уены үткәрелде. Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерделәр. Төшке аштан соң Г. Тукайның әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар.
-
Лагерьның өченче көне. 03.06.2016

Лагерьның өченче көне янгын куркынычсызлыгына багышланды. Укучылар белән “Янгын вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына әңгәмә оештырылды, янгынны кисәтү чаралары, кагыйдәләре кабатланды. “Геройлыкка тиң һөнәр кешеләре” темасына рәсемнәр, плакатлар, альбомнар карадылар. Төшке аштан соң “Шырпы уенчык түгел!” темасына рәсемнәр ясадылар.
-
Лагерьның икенче көне. 02.06.2016

Лагерьның икенче көнендә «От норм ГТО - к олимпийским медалям» темасына спорт бәйрәме уздырылды. Укучылар ГТО турындагы белемнәрен ныгыттылар, ГТО нормалары тапшырдылар. Төшке аштан соң Г.Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар.
-
Балачак иленең иң матур бәйрәме. 01.06.2016

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Беренчедән , Халыкара балаларны яклау көне ул. Ә икенчедән, мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары ачыла. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Бүген лагерьда бәйрәм уңаеннан күп кенә чаралар уздырылды.
-
РОССИЯ БЕЗ ТАБАКА. 31.05.2016

30 мая 2016 года отряд «Selet» - участники Республиканского здоровьесберегающегопроекта «SаMоSтоятельные дети» провели Республиканскую акцию «Россия без табака».В ходе акции ребята познакомили с проектом «SаMоSтоятельные дети», раздали на память изготовленные заранее малые формы рекламной продукции: стикеры, комиксы, закладки на антинаркотическую, антиалкогольную, антитабачную тематику, а также завязали на дереве ленточку голубого цвета. В конце акции проводили любимые игры со школьниками на территории школьного двора.
-
Китапханәдә урак өсте. 30.05.2016

Укучылар бүген дәреслекләрне ремонтлап, киләсе уку елына әзерләп куйдылар. Бу эштә бигрәк тә башлангыч класс укучылары активлык күрсәттеләр. Алар үзләренең дәреслекләрен карап чыккач, өлкән класс укучыларына да ярдәм иттеләр.
-
Походлар кызыклы һәм күңелле үтә 28.05.2016

Җәй - күңелле һәм кызыклы мизгелләргә бай чор. Быел да,алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, походка барып кайттык. Поход искиткеч күңелле узды. Укучылар бик канәгать калдылар.
-
Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә – Сабантуй. 27.05.2016

Балалар Сабантуйны түземсезлек белән көттеләр. ”Чүлмәк вату”, “Кыршау әйләндерү”, “Скакалкада сикерү”, “Түземлелеккә ярышу”, “Таяк тартышу”, “Тизлеккә йөгерү”, “Әйбер кисү”ярыш-уеннарында актив булдылар. Мәктәпкә кунак булып киләсе уку елында 1класста укыячак балалар да килде. Аларга бәйрәм аеруча ошады. ”Сабантуй батырлары” бүләкләре белән чын күңелдән горурландылар.
















