Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
ТУРИСТИЧЕСКИЙ СЛЕТ 26.05.2016

23-24 мая на базе Метескинской школы прошел туристический слет среди учащихся образовательных учреждений Арского муниципального района. Команда нашей школы занял достойное 1 место. Поздравляем!
-
Сәрдәбашта – “Соңгы кыңгырау” бәйрәме 26.05.2016

25майда Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә 4 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.Укучылар әти-әниләргә,килгән кунакларга Романова А. “Әнием – кояшым минем”пьесасы буенча куелган спектакль тәкъдим иттеләр.Соңыннан җырлар,биюләр бәйрәмне ямьләде.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме булды. 25.05.2016

Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә.
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз ,
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч,изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Быел безнең мәктәбебезне 13 укучы тәмамлады. Без аларны шушы шатлыклы һәм моңсу бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Алда торган дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз. Ак юллар сезгә, укучылар.
-
Сабантуй. 21.05.2016

Без бүген мәктәбебездә татар халкының олы бәйрәме - Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттек. Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме. Шул сәбәпле без, дуслык җепләрен ныгыту максатыннан, үзебезнең күптәнге дусларыбызны - Мари-Төрек районы Сәрдәял төп мәктәбенең укучыларын һәм укытучыларын үзебезгә кунакка чакырдык. Алар белән бергәләп татар халкының милли уеннарын уйнадык. Әлеге уеннар кунакларыбызга да бик ошады. Соңыннан алар белән дусларча баскетбол ярышы үткәрдек. Бүгенге көн истәлекле вакыйгаларга бай булды.
-
Экскурсия. 20.05.2016

Мәктәбебезнең 7нче сыйныф укучылары 20 нче май көнне Тукай-Кырлай авылына экскурсиягә бардылар. Анда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның музей-комплексында булдылар. Укучыларны капкадан ук Г.Тукай әкиятләре геройлары каршы алды һәм могҗизалы әкият дөньясына алып керделәр. Укучыларны төрле яктан сынап та алдылар. Экскурсоводлар Г.Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты, шәхси әйберләре белән якыннан таныштырдылар. Ул тоткан китаплар, үзе язган язмалар, газеталар, ул йөргән сукмаклар һәм ул яшәгән нигезне дә күрделәр. Экскурсия тирән эчтәлекле булды. Сәяхәтне оештырган җитәкчеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
19 май пионерия туган көн. 19.05.2016

Пионерлар алар – беренче булып эш башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата. Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше тулысынча аңлый. Бүгенге буын аларны китаплардан гына укып белә. 19 май турында безнең мәгълүмат: тарихтан билгеле булганча, 1922 елның 19 маенда комсомолның Бөтенроссия конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә һәм ул СССРда пионерия туган көн итеп билгеләп үтелә башлый, СССР таркалганнан соң пионерия туган көн официаль бәйрәм булудан туктый. Бу — тарихыбызның бер кыйпылчыгы .
-
Ачык ишекләр көне. 19.05.2016

18 нче майда 9 нчы сыйныф укучылары Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә уздырылган “Ачык ишекләр көне” ндә катнашып кайттылар. Укучылар көллиятнең укыту бүлмәләре һәм хезмәткә өйрәтү базасы белән дә танышты. Студентларның тормышы, алар кайнаган белем дөньясы, тулай торактагы яшәешләре белән таныштылар.
-
Мәдәни көндәлекләр. 18.05.2016

17 май көнне башлангыч класс укучылары арасында “Мәдәни көндәлекләргә” йомгак ясалды. I урынга 2 класс укучысы Сибагатуллин И. лаек булды. II урынны 4 класс укучысы Тухфатуллина Г. алды. III урында 4 класс укучысы Сәгыйтова Н. билгеләнде. Барлык укучылар да мәдәни көндәлекләр белән эшләгәннәр. Алар истәлекле урыннарга барулары, концертлар турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Ышаныч телефоны. 17.05.2016

Бүген классларда ышаныч телефоны турында класс сәгатьләре үтте. Укучыларга бу номердан кайсы очракларда файдаланырга мөмкин икәнлеге аңлатылды. Укучылар ышаныч телефоны турында бик күп мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Һәр баланың кесә телефонына бу номер яздырылды.
-
АРМСПОРТ. 16.05.2016

14 мая 2016 года в спорткомплексе Арча прошло Первенство Арского муниципального района по армспорту среди юношей и девушек 1999-2000, 2001 г.р. и моложе. Ученики нашей школы приняли активное участие в этих соревнованиях. Яруллина Э. заняла 2 место, Сафиуллин И. 3 место, Нигматзянова З. 3 место в своих весовых категориях. Поздравляем!
















