Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
“Без бит – Арча яклары”. 13.09.2016

Бүген укучылар белән Арча төбәге әдипләре иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен “Без бит – Арча яклары” дип исемләнгән китап белән таныштык.
-
Мәктәп музеенда. 12.09.2016

«Осенняя неделя добра-эстафета добрых дел» атналыгы кысаларында укучылар мәктәп музеенда экскурсиядә булдылар. Алар борынгы чорлардан алып, бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Укуычылар өчен бу экскурсия бик файдалы булды.
-
“Яхшылык эшләргә ашыгыйк!” 09.09.2016

9 нчы сентябрь көнне «Осенняя неделя добра-эстафета добрых дел» атналыгы кысаларында укучыларда мәрхәмәтлелек, ихтирамлык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү максатында “Яхшылык эшләргә ашыгыйк!” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар Хәйрия фондлары, олы җанлы , шәфкатьле кешеләр – ХӘЙРИЯЧЕЛӘР белән таныштырылды. Үзең яхшылык эшләсәң, сиңа да изгелек килер. Ә изгелек җирдә ятмас.Сине һәр җирдә хөрмәтләрләр, ихтирам итәрләр. Укучылар мондый сыйфатларны үзләрендә тәрбияләргә тиешләр.
-
"Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре". 09.09.2016

Балаларның куркынычсызлыгын саклау айлыгы кысаларында 7-9 класс укучылары өчен информатика укытучысы Абдуллин Р.Р. "Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре" темасы буенча әңгәмә үткәрде.
-
"Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре". 08.09.2016

Балаларның куркынычсызлыгын саклау айлыгы кысаларында 5-6 класс укучылары белән информатика укытучысы Абдуллин Р.Р. "Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре" темасы буенча әңгәмә үткәрде.
-
«Осенняя неделя добра-эстафета добрых дел». 08.09.2016

Бүген безнең мәктәбебездә «Осенняя неделя добра-эстафета добрых дел» атналыгына багышланган рус теле буенча сәнгатьле шигырь укулары уткәрелде.
-
Консультацияләр башланды. 07.09.2016

9 нчы сыйныф укучылары имтихан бирү өчен сайлап алу фәне итеп химияне сайладылар. Бүген химиядән кереш консультация булды.
-
Табигать кочагында. 07.09.2016

Укучылар белән эш дәресләрдән соң да дәвам итә.Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары табигатькә чыктылар. Алар терек һәм терек булмаган табигатьтә көзен була торган төп үзгәрешләр турында фикер алыштылар, табигатьне күзәттеләр.Әңгәмәгә 1 нче класс укучылары да бик теләп катнаштылар. Соңыннан технология дәресләре өчен кирәкле булган табигый материаллар җыйдылар.
-
“Матурлыкка ни җитә”. 06.09.2016

6 нчы класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында “Матурлыкка ни җитә” дигән темага фикер алышу үткәрделәр. Фикер алышу вакытында укучылар үзләренең карашларын дәлилләделәр, плакатлар ясадылар, шигырьләр, әкиятләр иҗат иттеләр.
-
Түгәрәкләр эшли. 05.09.2016

Бүген мәктәбебездә өстәл теннисы түгәрәге үз эшен башлап җибәрде. Түгәрәккә 5-9 класс укучылары язылды.
















