Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Арча педагогик көллиятендә – башлангыч класс укытучылары. 08.10.2016

Мәктәбебезнең 4 укытучысы Арча педагогик көллиятендә оештырылган башлангыч класс укытучыларының квалификация күтәрү курсларында белем алды. Укытучыларга курсларның практик юнәлештә булуы аеруча ошады.
-
Cәрдәбаш мәктәбендә “ Өлкәннәр көне” . 07.10.2016

Әбекәй! Бабакай! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүз “Әни” , “Әти” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әби – бабайларны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк. Алар булмаса, өйдә, гомумән тормышта ямь булмас иде.Шушы уңайдан без, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары, иң кадерле кешеләребезне кунакка чакырдык. Аларга үзебезнең концерт программабызна тәкъдим иттек. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең
Күге аяз, җире гел чәчәк.
Һәммәбезгә – сезгә, безгә, илгә
Без телибез якты киләчәк.
-
Көзге эшләр. 06.10.2016

Бакчабызда көзге эшләр дәвам итә. Балалар бик теләп эшләрдә катнашалар. Кышка әзерлек тиешенчә булырга тиешлекне һәркем аңлый.
-
Өлкәннәр декадасы. 06.10.2016

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары үз куллары белән әби – бабаларына бүләк итү өчен открыткалар ясадылар. Бәйрәм белән Сезне кадерлеләребез!
-
Хөрмәтле хезмәттәшләр! 05.10.2016

Сезне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телим.
-
Бөтенроссия ачык дәрес үтте. 04.10.2016

4 октябрь көнне мәктәптә “Тормыш иминлеге нигезләре” буенча илнең Гражданнар оборонасы көнен билгеләп үтүгә багышланган бөтенроссия ачык дәрес үтте. Бу чарада укучылар илдә Гражданнар оборонасының барлыкка килүе, аның үсеше турында мәгълүмат алдылар, шулай ук гражданнар оборонасының милли куркынычсызлыкны тәэмин итүе турында презентация карадылар. Практика өлеше укучыларны, укытучыларны, техник персоналны өйрәтү тибындагы эвакуацияләү белән тәмамланды.
-
Авылыбызның табигате. 03.10.2016

Башлангыч класс укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар җиләк-җимеш агачларындагы, басулардагы, тирә-яктагы үзгәрешләрне күзәттеләр. Авылыбызның табигатенә, муллыкка, сары яфракларга карап сокландылар.
-
В ярмарке. 02.10.2016

1 октября учителя Нусинской школы принимали участие в ярмарке в г.Казани.
-
Агач утырту. 01.10.2016

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 1 нче класс укучылары белән мәктәп территориясенә агачлар утыртылды. Агач утырту ул – изге эш. Һәр көнебез изге эшләрдән генә торсын!
-
Дару үләннәре җыю. 30.09.2016

Җәйге чорда укучыларга дару үләннәре җыеп киптерергә йөкләмә бирелгән иде. Бу эштә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары да үз өлешләрен керттеләр. Алар алма, җиләк, юкә чәчәге, шомырт, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, бөтнек җыеп киптергәннәр. Дару үләннәренең әһәмияте турында кабат искә төшерелде.
















