Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Истәлек тактасы ачу тантасы. 05.05.2016

5 нче май көнне Носы төп гомуми белем мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантасы булды. Бу чарада кызы Венера ханым, кияве Җәмил әфәнде, энесенең кызлары Суфия ханым, Резеда ханым, укучыбыз шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ситдикова Зөлфия Ильсуровна, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафисович, “Арча хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе Румия Надыршина авылыбызның тыл һәм хезмәт ветераннары, ветеран укытучылар катнашты.
-
Әти-әниләр җыелышы. 04.05.2016

4 нче апрель көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Көн тәртибе буенча тәрбия мәсъәләләре каралды.
-
БЕЗОПАСНОЕ КОЛЕСО. 03.05.2016

30 апреля 2016 года в 5 гимназии Арского муниципального района прошел районный конкурс юных инспекторов движения "Безопасное колесо- 2016". Ребята участвовали в различных конкурсах: "Знатоки правил дорожного движения", "Знание основ оказания первой помощи", "Автогородок", "Фигурное вождение велосипеда" и творческий конкурс"80 лет на страже дорог Татарстана!". В конкурсе "Автогородок" Валиуллина Л. заняла 1 место. Поздравляем!
-
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме көне уңаеннан 8 нчче сыйныф укучылары концерт куйдылар. 01.05.2016

Беренче Май килде жиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскә керде жиһан
Матурлыкка төренеп.
-
29 апреля в 6 классе был проведен классный час на тему "Жизнь прекрасна". 30.04.2016

Жизнь – это шанс, не упусти его. Я знаю, жизнь всегда прекрасна. Жизнь – это мечта, осуществи её. Жизнь дается нам всего лишь один раз. Самое главное в жизни – это здоровье. Жизнь – это долг, исполни его. Жизнь – это счастье, сотвори его.
-
1 урын. 29.04.2016

Романова Алия Флүс Латыйфи исемендәге “Сәләткә нур булган йолдызлар” V ачык әдәби ярышында катнашып, “Чәчмә әсәрләр” номинациясендә 1 урынны яулады. Аның әсәрләренә “Идел” журналыннан килгән журналистлар бик матур бәя бирделәр һәм ярты елга “Идел” журналына язылу белән бүләкләделәр. Алия шулай ук, “Драматургия” номинациясендә дә беренче урынны яулады. Аңа 13 майда Гәлиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына “Галиябану” спектакленә чакыру бирделәр. Гомумән, “Сәләт йорты”ннан бик матур тәэсирләр белән кайттык. Сәләтле укучылар өчен язучылар, шагыйрьләр, журналистлар белән бик файдалы мастер – класслар оештырылган иде.
-
Җиңел атлетика ярышы 28.04.2016

Укытучыларыбыз 28 апрель көнне Арчада профсоюз членнары арасында үткәрелгән җиңел атлетика ярышында катнаштылар. Аларга профсоюз комитеты исеменнән зур рәхмәт белдерәбез!
-
Тукай туган көн. 27.04.2016

Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. 26 нчы апрель көнне Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары “Тукай туган көн” дип исемләнгән чара уздырдылар. Укучылар Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар җырладылар. Шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы тагын бер кат искә төшерелде.
-
Егорова А. гә Рәхмәт хаты. 26.04.2016

25 нче апрель көнне сәнгать мәктәбендә “Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” дип исемләнгән сәнгать фестивале узды. Бу фестивальдә Сәрдәбаш башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучысы Егорова А. “Мәдәният идарәсе” тарафыннан Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларда актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Иҗади фикерләү һәм лидерлык сыйфатлары үстерү буенча эшчәнлек 25.04.2016

Иҗади фикерләү һәм лидерлык сыйфатларын үстерүгә Сингапур алымнары ярдәмгә килә. Мөгаллимнәргә генә түгел, укучыларыбызга да бу алымнар бик ошый. Иң мөһиме, аларның максатчан, нәтиҗәле кулланылуы.
















