• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

ӘТИЛӘР, БАБАЙЛАР килде.

Опубликовано: 22.02.2017

 Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм диеп

Мөмкин хәтта әйтергә.

        23 февраль… 100 елга якын  инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау. Әлеге бәйрәм уңаеннан Носы төп мәктәбендә башлангчыч сыйныф укучылары белән  “Иң-иң кадерлеләребез” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Безгә кунакка иң-иң кадерлеләребез – ӘТИЛӘР, БАБАЙЛАР килде. Без бәйрәмебезне “Иң-иң кадерлеләребез” дип атадык. Ни өченме?  Чөнки Ватанны саклаучылар көне иң-иң ямьле, матур бәйрәмнәрнең берсе.  Кичә барышында  балалар  җырлап-биеп, әтиләренә багышлап  шигырь сөйләп кенә калмадылар. Бик күп сорауларга җавап та эзләделәр.  Кемнәр соң ул Ватанны саклаучылар? Баксаң, әлеге сорауның җавабы бик гади икән. Алар - бабайларыбыз,  әтиләребез,  ир-егетләребез. Ә мәктәптә укучы малайларыбыз - булачак ил сакчылары.  Иң-иң батыр, иң-иң көчле, ышанычлы, эшчән әти кемнеке?- дигән сорауга да җавапны бик тиз таптык. Һәр бала өчен үз әтисе көчле, үз әтисе кадерле, үз әтисе батыр.  Балаларга әтиләрнең  ни өчен кирәк икәнлеген дә ачыкладык. Әтиләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, терәгебез, таянычыбыз. Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без - батырлар. Әтиләр янәшәбездә торганда ата каздан да курыкмыйбыз, усал этләрдә куркыныч түгел. Әтиләребезгә гаилә бәхете, бетмәс- төкәнмәс шатлык-куанычлар, ак бәхетләр теләп үз кулыбыз белән  ясалган бүләкләребезне дә тапшырдык. Мәктәбебезне тәмамлап бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче авылдаш абыйларыбызны да барладык.  Ә инде кичәдә Әтиләр Советының катнашуы, балаларга матур теләкләр теләве ямь өстенә ямь булды. 



К списку новостей