Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
У нас учат: | 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы |
Новостной блок
Дус сыйныф сере.
Опубликовано: 17.02.201717 нче февраль көнне Носы мәктәбендә әти-әниләр комитетларының эшчәнлеген тагын да җанландыру, мәктәп белән ата-аналар арасында үзара элемтәне ныгыту, гаилә эчендә татулык, дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү, татар халык педагогикасы өйрәтүләрен һәр гаиләдә кулланырга күнектерү максатыннан “Дус сыйныф сере” Республика конкурсының мәктәп этабы уздырылды. Чыгышлар көчле алкышларга күмелде. Жюрига да бик җиңел булмады, чөнки һәр чыгыш үзенчәлекле булды. 5 әти-әниләр комитеты арасыннан 3 урын билгеләнде. I урын 8 нче сыйныф әти-әниләр комитетына, II урын 9 нчы сыйныф әти-әниләр комитетына, III урын 7 нче сыйныф әти-әниләр комитетына бирелде. I урынны яулаган 8 нче сыйныф әти-әниләр комитетына конкурсның район этабында да уңышлар телибез. Конкурста матур уен, кызыклы чыгыш күрсәткән әти-әниләргә, балаларының мәктәп тормышы белән кызыксынып ярышны карарга килгән әти-әниләргә, әбиләргә, чараны оештырган сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
К списку новостей