• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

21 февраль – Халыкара туган тел көне.

Опубликовано: 21.02.2017

1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Дөньяда 6000 гә якын тел бар. Шуларның 83 се киң таралган. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле...

   Шул телдә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче тапкыр «әттә-әннә» дип елаганбыз. Шулай сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тирбәткәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген төшенгәнбез. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген, гүзәллеген аңларга ярдәм иткән.Бүгенге көндә рус телен белү бик мөһим. Без бәләкәйдән үк рус телен бик теләп өйрәнәбез. Чөнки Пушкин, Лермонтов, Достоевский, Толстой әсәрләрен оригиналда укып аңлау безне рухи яктан баета. Икенчедән, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде. Ул телләрнең икесен дә яхшы белү — безнең бурычыбыз.  Укучыларда  Туган илгә, татар теленә,  үз халкына мәхәббәт тәрбияләү, халыкларның дуслык рухы булуын, халкыбызның күркәм гадәтләрен үзләштерү, татар теле белән беррәттән рус теленең дә кирәклеген төшендерү, рус телен өйрәнүгә һәм рус халкының гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту  максатыннан 21 нче февральдә Носы мәктәбенең 2-4 класс укучылары белән “Ике телем- ике канатым” темасына класс сәгате уздырылды.



К списку новостей