Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
"Яшел Россия" акциясе 03.09.2015

3 нче сентябрь көнне табигать фәннәре укытучысы Гаффарова Дамирә Вәкилевна "Яшел Россия" акциясе буенча класс сәгате үздырды. Укучылар туган як, аның табигате буенча күзаллауларын рәсемнәрдә сурәтләделәр. Бу атнада экологик өмә оештырырга планлаштырабыз.
-
Без талантлылар 02.09.2015

1 нче сентябрь көнне “Без талантлылар” исеме астында класс сәгатьләре узды. 10 нчы класс җитәкчесе Мәннанова Л.Р.-ның класс сәгатендә, безнең мәктәпне тәмамлап, Казан федераль университетының журналистика факультетында белем алган бүгенге көндә “Безнең гәҗит” газетасында, “Сөембикә” журналында махсус хәбәрче булып эшләүче Мостафина Фәнзилә Рамилевна катнашты. Ул укучыларны журналист булу серләренә төшендерде, эштә килеп чыгарга мөмкин кыенлыклар белән таныштырды.
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2015

1 нче сентябрь. Бу айга аяк басу белән шатлыклы да бераз мәшәкатьле дә көннәр башлана. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган , кызыклы вакыйгаларга бай булган , яңа уку елы башланды. Бүгенге бәйрәм белән котларга безнең мәктәпкә кунаклар да күп килде. Район Cоветы депутаты, шәхси эшмәкәр Төхбәтуллин Динар Илдарович, җирле үзидарә рәисе Сираҗетдинов Фәргать Гарәфетдинович, шәхси эшмәкәр Сабиров Айдар Фәритович укучыларга матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Мәктәп директоры Ибраһимов Алмаз Ринатович бу уку елында мәктәп алдында торган бурычларны атады. Үз чыгышында килгән яшь белгечләр белән таныштырды, ветеран укытучыларның хезмәтен бәяләп, бүләкләр тапшырды. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык, бары тик 4 һәм 5 билгеләре генә алып килсен.
-
Көзге ярминкә 31.08.2015

29 нчы август көнне районыбыз мәктәпләре укучылар ярминкәсендә катнашты. Бу чарада безнең мәктәп коллективы да активлык күрсәтте. Җәй буена укучылар һәм укытучылар, хезмәткәрләр көче белән үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә сатуга куелды.Һава торышы бераз комачаулап торса да, сату уңышлы булды. Район халкы алып килгән продукциядән канәгать калды.
-
«Туган ил кайдан башлана?» конкурсы 15.08.2015 ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе белән берлектә «Туган ил кайдан башлана?» конкурсы үткәрде. Конкурста Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Инсаф Гыйбадуллин катнашты һәм махсус бүләккә лаек дип табылды. Инсафка айон газетасының грамотасы, ТР хәрби комиссариат җитәкчесе Сергей Погодинның бүләге — канцелярия товарлары кибетеннән мәктәп кирәк–яраклары алу өчен сертификатбирелде. Ә укытучысы Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызына Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчесе Алмаз Борһановның Рәхмәт хаты тапшырылды.

-
Беренче класс укучысына мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит! 13.08.2015

Республикабызда традициягә әйләнгән “Беренче класс укучысына мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит” акциясе бу елны да киң колач белән үтте. Бу акциядә безнең мәктәптән 7 укучы катнашу хокукы алды. 12 нче август көнне мәктәптә матур чара узды. Бу уку елына киләсе беренче класс укучыларына изге теләкләр җиткерелде. Башлангыч класста белем алучылар үзләренең сәнгатькә битараф булмауларын җыр , биюләр музыкаль инструментта оста итеп уйный белүләре белән расладылар. Беренче класска килүче укучылар һәм аларның ата-аналарын котларга, бүләкләр тапшырырга район мәрхәмәтлелек үзәге җитәкчесе Аглиев Илдус Котдус улы да килгән иде. Ул укучыларга белемгә омтылыш, ата-аналарга сабырлык теләде. Балалар алган бүләкләреннән канәгать калдылар, ата-аналар район администрациясенә, мәктәп җитәкчелегенә шушындый чараларны үткәргән өчен рәхмәт җиткерделәр.
-
"Помоги своей школе!" 20.07.2015 В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым. Сегодня каждый из нас может помочь своей родной школе, в которой получал знания, находил друзей, делал свои первые самостоятельные шаги, а самое главное – искал себя и свой путь в жизни. Уважаемые друзья, поддержим Республиканскую акцию "Помоги своей школе!". В наших силах создать в школах Республики Татарстан современные условия для обучения и воспитания детей.Вы можете посетить свою гимназию, узнать, чем она живет, и оказать ей помощь.Помните, кто помнит и ценит прошлое, у того есть будущее!

-
Чыгарылыш кичәсе 24.06.2015

Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга беренче адым ясаган көннәре булып истә калыр бүгенге көн. Дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырдылар, үзләре теләгән уку йортларына керү насыйп булсын аларга.
Имтиханнар инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
Еллар узгач, сагындырыр инде
Балачакның соңгы бәйрәме.
Еларгамы, көләргәме бүген-
Күңелләрнең иләс бер мәле.
-
"Кошкай" лагеренда Сабантуй бәйрәме 20.06.2015

Укучыларның "Кояшкай" лагеренда ял итүләренең соңгы көннәре якынлаша. Бүген бездә Сабантуй. Ай дәвамында тупланган көчеңне , бар булган сәләтеңне күрсәтү көне дә бүген. Ә алда балаларны матур табигать, җиләкле аланнар, җимеш тулы алма бакчалары көтә. Сәламәтлек, тыныч көннәр телибез без барлык хезмәттәшләр, ата-аналар һәм балаларыбызга.
-
Лагерьга йөрүче укучылар Тукай Кырлайда экскурсиядә 17.06.2015

Районыбыз истәлекле урыннарга бик бай. Уку чорында без аларның барысында да булырга тырышабыз. Лагерь начальнигы Хәйретдинова В.Р. балаларны Тукай Кырлай музеена алып барды. Балалар тагын бер тапкыр Г.Тукайның биографиясенә бәйле төп моментларны искә төшерделәр. Үзләре белгән шигырь, әкиятләрне сөйләргә дә мөмкинлек табылды. Вожатыйлар Сабирова Р.Р., Йосыпова Р.К. экскурсиядән балаларның канәгать калуын җиткерде.








