Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
Без тынычлык яклы 16.06.2015

Бүген лагерьда тәрбияләнүче укучылар асфальтта рәсемнәр ясадылар. Рәсем ясарга теләк белдерүчеләр күп булды. Рәсем эчтәлеге укучыларның тынычлык турындагы теләк-омтылышларын яктыртырга тиеш иде. Иң яхшы рәсем ясаучылар билгеләнеп, аларга кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.
-
Сабантуйлар гөрләп узды. 14.06.2015 Атнадан артык республикабыз, районыбыз авылларында татар халкының зур бәйрәме Сабантуйлар гөрләп узды. Көрәш - Сабантуйның иң мөһим ярышы. Безнең мәктәп укучылары да Сабантуйларда актив катнаштылар. Маннанов Фәнгиз һәм Маннанов Әлфис авыл, район Сабантуйларында батыр калдылар. Котлыйбыз, егетләр!

-
Кояшкайда сәламәтлек көне 13.06.2015

Бүген лагерьда сәламәтлек көне үтте. Иртәнге әңгәмә вакытында "Начар гадәтләрдән ничек котылырга?" темасына сөйләшү булды. Көн дәвамында сәламәтлекне ныгытучы спорт уеннары уйнадылар. Көндезге аштан соң фильм карадык.
-
Лагерьга йөрүче укучылар Кушлавычта экскурсиядә 11.06.2015 Кушлавыч авылын дөньяда белмәгән татар кешесе бар микән?! Без дә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган авылда урнашкан музей-тыюлыкта булып кайттык. Нәни Апуш атлаган эзләрдән йөрү, аның әти-әнисе турында истәлекләрне тыңлау, Тукай турында төшерелгән фильны карау һәркемнең хәтерендә калыр.

-
11 класс кызларын котлыйбыз! 10.06.2015 Бүген бердәм дәүләт имтиханнарының икенчесе - математикадан нәтиҗәләр килде. 11 класста укучы биш кызыбыз да рус теле буенча да имтиханнарын бик яхшы тапшырганнар иде, уртача балл 75. Базовый математиканы 3 кыз бишкә, 2 кызыбыз дүрткә тапшырган. Район буенча мәктәпнең рус теле буенча да, математика буенча да күрсәткечләре икенче урында. Молодцы, кызлар!

-
Укучылар экскурсиядә 09.06.2015

Лагерьга йөрүче укучылар белән авыл җирлегендә урнашкан төрле урыннарга экскурсияләр ясала.Бүген укучылар авыл халкына дини өйрәтмәләр бирүче изге йорт –мәчеттә булдылар. Алар мәчетнең яшәү рәвеше белән таныштылар. Иртәгә укучыларны Кушлавыч авылындагы Г.Тукай музее кабул итәчәк.
-
Бакча эшләре. 05.06.2015

Хезмәт лагерендә эшләүчеләр мәктәп бакчасына 150 төп помидор, 400 төп кәбестә утырттылар. 10 класс егетләре Вәлиәхмәтов Фәрит, Шәрәфиев Инсаф, Рамазанов Айнур, Хәйретдинов Рим, Габдрахманов Ильназ, Маннанов Фәнгиз, Салимов Рузил аеруча тырышып эшләделәр. Бакча мөдире Маннанова Лилия Равилевна укучылар эшеннән канәгать.
-
Экскурсиядә. 04.06.2015 "Кояшкай" мәктәп яны ял лагеренә йөрүче балалар Арча шәһәрендә урнашкан Әдәбият һәм сәнгать музеена экскурсиядә булдылар. Туган ягыбыз Арча төбәге татар мәдәниятына күп шәхесләр биргән төбәк. Музей директоры Гарипов Шәфигулла Зәйнуллович укучыларга танылган шәхесләр турында сөйләп мавыктыргыч экскурсия оештырды. Г. Тукай, Г. Бәширов, Г. Ахуновның шәхси әйберләрен күрсәтте. Арча ягы мәгарифе маягы Наҗия Саттарова күргәзмәсе белән таныштырды. Музейдан чыккач, тәрбиячеләр-укытучылар Юсупова Р.К. һәм Сабирова Р.Г. белән Арча үзәгендә урнашкан халык язучылар-шагыйрьләре һәйкәлләре урнашкан скверда булдылар. Экскурсия файдалы һәм күңелле үтте.

-
Математикадан ЕГЭ. 04.06.2015 Бүген 11 класс укучылары математикадан ЕГЭ бирәләр. Кызлар, сезгә уңышлар телибез!

-
Хезмәт лагере эше башланды 03.06.2015

Мәктәптә ял лагере белән беррәттән өлкән класс укучыларыннан торган хезмәт лагере эшли башлады. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашып акча эшләү мөмкинлеге булганга балалар бик шат.








