Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
Мәктәп матур булсын! 02.06.2015 Матур гына явып үткән яңгырлардан соң мәктәп территориясен чистарту башланды. Укучылар түтәлләрне чүптән чистартса, техник хемәткәрләр үләннәрне чапты. Сабантуйларга мәктәбебез көлеп торсын әле!

-
Җәйге ял 01.06.2015

1 нче июнь көнне мәктәптә "Кояшкай" ял лагере ачылды. Лагерьга 20 бала җәлеп ителде. Бүген укучыларыбыз аерым звеноларга бүленеп эшли башладылар. Лагерь вожатыйлары һәм тәрбиячеләре укучыларның ялын файдалы итү өчен кызыклы чаралар үткәрәләр. Бүген балалар хокукын яклау көне искә алынды. Әлеге рәсемдә сез тәрбияләнүчеләр арасыннан кайбер укучыларны өстәл уеннары вакытында күрәсез.
-
30.05.2015 30.05.2015

Бүген без 2014-2015 нче уку елына йомгак ясадык. Укучыларның гомуми җыелышы вакытында җәйге чорда укучыларның үз-үзләрен тотышы турында булган кагыйдәләр җыелмасы искә төшерелде. Мәктәп яны һәм район оештыра торган лагерьларның эшләү тәртибе аңлатылды. Укучыларның мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү графигы хәбәр ителде. Төрле конкурсларның нәтиҗәләре чыгарылып, грамоталар тапшырылды. Шат күңел, күтәренке рух белән балалар ялга таралышты.
Кадерле укучылар, мәктәп дирекциясе сезгә күңелле ял, саулык-сәламәтлек тели.
-
Укучылар сараенда утырышта 29.05.2015

Арча Укучылар сараенда "Яшь каләм"түгәрәгенә йөрүче укучыларның утырышы булды. Утырышта еллык эшкә анализ ясалды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән конкурсның нәтиҗәләре чыгарылды. Түгәрәккә йөрүче укучыларның сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган олы яшьтәге кешеләр турында төшергән видеороликлары тыңланды. Безнең мәктәп укучылары Сибгатуллина Илүзә 2 нче, Гаффарова Әнисә 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Рус теленнән ЕГЭ 28.05.2015 Бүген 11 класс укучылары рус теле фәне буенча Арчаның икенче номерлы мәктәбендә урнашкан имтихан тапшыру пунктына бердәм дәүләт имтиханы бирергә киттеләр. Кызларыбызга уңышлар телибез.

-
Туристлар икенче урында
28.05.2015
Район күләмендә 25-26 мвйда туристик слет булып узды. Слетта район мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Безнең команда 2 урынга лаек булды. Төрле каршылыкларны үтү, теоретик белемнәрне тикшерү, стенгазета чыгару, сәнгать конкурсларында катнашу бик күңелле булды. Туритларыбыз Гайнетдинова Илзия. Рәхимҗанова Айзирә, Сабиров Азат, Фазылҗанов Ришат һәм Фазылҗанов Адельгә рәхмәт белдерәбез! Җитәкчеләре Җәләлиев Илфат Илсуровичка һәм Исмәгыйлова Гүзәл Альберт кызына уңышлар телибез!
-
Акция нәтиҗәләре 27.05.2015

Бердәм Россия оешмасының Арча районы бүлекчәсе Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Үз шәмеңне кабыз" исемле акция үткәрде. Акция кысаларында укучылар Бөек Ватан сугышы елларында үз гаиләләре белән булган вакыйгалар турында төрле эчтәлектәге иҗади эшләр башкарып тапшырдылар. Безнең укучылар арасында Нәбиуллина Камилә 1 нче , Гаффарова Әнисә 2 нче, Мөндеш башлангыч мәктәбеннән Гыйбадуллин Инсаф 2 нче урынга лаек булдылар. Бу укучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды. Катнашкан укучылар рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
"Татарстан варислары" берлегенә кабул итү 26.05.2015

4нче класс укучыларын «Татарстан варислары» берлегенә кабул иттек. Өлкән варислар үз алмашчыларын варисларның законнары, кагыйдәләре белән таныштырдылар, бию - җырга осталыкларын тикшерделәр. Варис галстугы муеннарга тагылганнан соң , укучылар Арча районы музейлары буенча сәяхәткә чыгып киттеләр. Бу көннән алар бик канәгать калдылар.
-
Укучылар кыр походында 25.05.2015

Бүген туризм түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Җәләлиев И.И., Исмәгыйлева Г.А. җитәкчелегендә район күләмендә оештырылган 2 көнлек туристик слетка киттеләр. Укучыларрга күңелле ял һәм зур җиңүләр теләп калабыз. Арча район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә район мәктәпләренең 10 нчы класс укучылары хәрби хезмәт нигезләрен өйрәнү буенча 5 көнлек полевой сборга баралар. Безнең мәктәптән бу чарада Фазылҗанов Г.Г.җитәкчелегендә 8 егет катнашачак. Укучылар алган белемнәрне практик рәвеште уңышлы гамәлгә ашырыр дип уйлыйбыз
-
"Соңгы звонок" бәйрәме 23.05.2015

Республика мәктәпләрендә истә калырлык вакыйга-"Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Бү уку елында мәктәпне тәмамлаучылар бездә бишәү. Класс җитәкчеләре-Фазылҗанова Наимә Мәхмүтовна. Укучылар унбер ел буена, бар тырышлыкларын эшкә җигеп, белем һәм тәрбия биргән укытучыларына, тәрбияләп үстергән ата-аналарына , чисталыкка һәм пөхтәлеккә өйрәткән техник хезмәткәрләргә , тәмле ашлар белән сыйлаган пешекчеләргә, бар җаваплылыкны тоеп,мәктәпкә йөрткән автобус шоферларына тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бездә кунакта район мәгариф бүлегеннән килгән Гисматуллина Альфира Шайхулловна да булды. Ул бар укучыларны уку уелын уңышлы гына тәмамлау белән котлады, чыгарылыш класс укучыларына матур теләкләрен җиткерде.
Көмеш тавыш тынмый,
Йөрәкләрдә чыңлый.
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.
Якты юллар теләр, Матурлыкка өндәп,
Саубаллаша көмеш кыңгырау.








