Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Новости Нижнеметескинской СОШ
"Кызларның уңганнары, булганнары"
Опубликовано: 05.03.20165 нче март көнне 5-7 нче класс укучыларының кызлары арасында "Кызларның уңганнары, булганнары" исемле конкурс узды. Исеменнән күренгәнчә, бу конкурста кызлар үз осталыкларын күрсәтеп бирергә тиеш иделәр. Конкурста Сабирова Азалия, Арсаева Зөһрә, Сөнгатева Диләрә, Барыева Эльвина, Зиннәтуллина Динә, Арсаева Чулпан көч сынашты. Чараны педагог-оештыручы Муллагалиева Г.Н. алып барды. Конкурс 8 этапта үтте:шигърият дөньясында,уңган хуҗабикәләр, кайсы халык ничек киенә,хатын-кызларны котлыйбыз(сәнгатьле сөйләм), җырны дәвам итәбез,ребуслар чишәбез,мәкаль әйтеш,чәчләрнең дә үз матурлыгы. Ярыш булгач, җиңүче дә, җиңелүчеләр дә бар. Хөкемдарлар-Гаффарова Д.В., Йосыпова Р.К.-бик гадел булдылар. Зур көрәштән соң 6 нчы класс укучысы Зиннәтуллина Динә , 20 очко җыеп "иң булган һәм иң уңган кыз" исеменә лаек булды. Катнашучыларның барысына да кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей








