Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Гриппка каршы көрәш 22.09.2016

Грипп чиренә каршы көрәшне мәктәп яшеннән баәларга кирәк. Химия һәм биология укытучысы Мәннанова Л.Р., Түбән Мәтәскә авылы фельдшеры Шиһабиева Р.Г. белән берлектә, 5-6 нчы класс укучылары өчен класс сәгате күрсәттеләр.
-
Акция "Поделись улыбкой" 19.09.2016

В рамках реализации плана работы по развитию республиканского антинаркотического проекта «SaMoSтоятельные Дети» и в связи с проведением Всемирного дня улыбки участниками проекта была проведена акция «Поделись улыбкой». Участник познакомили жителей села с проектом «SаMоSтоятельные дети»;устанавили плакаты с символикой проекта;раздавали изготовленные руками детей смайлики. Участники проекта призывали всех жителей к здоровому образу жизни.
-
Изге сүзләр көне 17.09.2016

Башлангыч сыйныф укучылары өчен бүген Сабирова Р.Г. "Изгелек кылыйк!" исемле тәрбия дәресе үткәрде. Укучылар изгелек төшенчәсе турында сөйләштеләр. Изге сүзләрдән торган агач төзеделәр, үз кулларыннан килгәнчә, караучысых калган өлкәннәргә ярәм итәргә дә сүз бирделәр.
-
Айбулат Гариф Ахунов премиясенә лаек булды. 16.09.2016

Арча муниципаль районының мәктәп укучылары һәм укучы яшьләр өчен әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бирелә торган Гариф Ахунов исемендәге премиясенең 2016 нчы елгы лауреатлары арасында безнең мәктәпнең 6 класс укучысы Харисов Айбулат та бар. Айбулатны чын күңелдән уңышы белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез! Мәктәптә бу премиягә 5 укучы лаек булды. Шигърият һәм проза өлкәсендә премияне Шәкүрова Динә һәм Мостафина Фәнзилә 2009 нчы елда алдылар. Узган уку елында премиягә Гаффарова Әнисә (шигърият), Сибагатуллина Илүзә (фотография) лаек булган иделәр Талантлы балаларны зурлаган администрациягә рәхмәт белдерәбез.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 16.09.2016

Республикабызда барган әлеге проектта катнашу өчен барлык мөмкинлекләр ә тудырылган . Бүген башлангыч сыйныфта укучы 45 балага "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Әлеге китап битләре буйлап сәяхәт ясалды. Китаптан куллану, аны тутыру буенча аңлату эше алып барылды. Укучыларыбыз ел дәвамында оештырылган мәдәни чараларда актив катнашырлар дип ышанып калабыз.
-
Яхшылык аллеясы 15.09.2016

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3-4 нче сыйныф укучылары яхшы һәм файдалы гамәлләр белән “Яхшылык аллеясы”на кушылды. Укучылар укытучылар җитәкчелегендә яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарту эшендә актив катнаштылар
-
Дуслык дәресе 14.09.2016

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 класс укучылары белән “Дуслык ул-яхшылык, дуслык ул-яктылык” исеме астында дуслык дәресе үтте.Укучылар дуслык, барыннан да элек янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмавын, бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин икәнлеген аңладылар.
-
"Җиңү җыры" җиңүчеләре. 13.09.2016 Бүген безнең мәктәп укучылары Казан шәһәренең "Туган авыл" ресторан-комплексында үткәрелгән II төбәкара конкурсының йомгаклау кичәсендә катнаштылар. 11 класс укучысы Нигъмәтҗанова Раидә "хикәя" номинациясендә 3 урын, 10 класс укучысы Гаффарова Әнисә "шигырь" номинцациясендә 1 урынга лаек булдылар. Аларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Җитәкчеләре Закирова Л.Ә.

-
Игелекле эшләр атналыгы 10.09.2016

Мәктәптә "Игелекле эшләр" декадасы дәвам итә. Бүген укучылар белән бакчада көзге уңышны җыеп алуны оештырдык. Җәй буена укучылар , укытучылар, хезмәткәрләребез көче белән каралган бакчадан җыелган уңыш күп булды, ашханәдә туклану өчен дә җитәрлек. Гаилә хәлләре авыр булганнарга өлеш чыгарып , ярдәм күрсәтү дә матур гамәл.
-
Татар сайтлары бәйгесе. 09.09.2016 Мәктәпнең этнографик музее сайты республика күләмендәге татар сайтларының "Белем җәүһәрләре" конкурсында катнаша. Сайт администраторы тарих укытучысы Закирова Лилия Әхәт кызы. Музей сайтына рәхим итегез. Конкурсның бәяләү комиссисе эшен башлаганчы сайтны яхшырту турындагы фикерләрегезне көтеп калабыз.









