Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Укучылар түгәрәктә 11.05.2016

Бездә Арча районының спорт мәктәбе түгәрәкләре дә эшли. Җитәкче Наил Мәсхүтович кече яшьтәге укучыларны волейбол, баскетбол белән шөгыльләнүгә кызыксыну тудыра алды. Укучылар түгәрәккә теләп йөриләр, киләсе уку елында да бу эшне дәвам итү планлаштырыла.
-
Бакчада кызу эш кайный
10.05.2016
Бүген укучыларыбыз мәктәп тәҗрибә участогында эшли. Бакчада яшелчә утырту буенча башлангыч эш оештырылды. Бакча җитәкчесе Мәннанова Л.Р. укучылар белән кызу эш алып барды. Барыбыз да бу уку елында да уңыш яхшы булыр дип өметләнә.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылыйбыз! 07.05.2016

Җиңү зур корбаннар аша килде 71 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. Халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар йөз ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.
-
имтиханнарга хәзерләнәбез 06.05.2016

9 нчы класс җитәкчесе Шакирова Г.К. "Имтиханнарга хәзерләнгәндә психологик киңәшләр. Стресска ничек бирелмәскә?" темасына ачык класс сәгате уздырды.
-
"Үлемсез полк" акциясенә хәзерлек 06.05.2016

10 нчы класс укучылары "Үлемсез полк" акциясендә катнашу өчен портретлар ясадылар. Митингта акция буенча эшне оештыру планлаштырыла.
-
Ачык класс сәгатьләре 05.05.2016

"Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы кысаларында 5 нче классның җитәкчесе Йосыпова Р.К. "Куркыныч туганда беренче ярдәм" темасына укучылар белән дәрес күрсәтте. Укучылар теманы практик рәвештә үзләштерделәр. Китапханәче Сәгъдиева Х.К. "Табигать һәм без" темасына күргәзмә төзеп, башлангыч класс укучыларына табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре буенча методик киңәшләрен бирде.
-
"Җиңү язы" атналыгы 04.05.2016

Мәктәптә "Җиңү язы" атналыгы бара. 6 нчы класс укучылары венокка кую өчен чәчәкләр ясый. Шушы ук укучыларга митингта чыгыш ясау йөкләнде. 8 нче класс укучылары "Үлемсез полк" акциясендә катнашу өчен фотоларга күзәтү ясыйлар.
-
“Без – Тукай варислары” исемле районкүләм шигырь бәйгесе 03.05.2016

Район күләмендә уздырылган “Без – Тукай варислары” исемле шигырь бәйгесе 5 нче гимназиядә узды. Бәйге 3 төркемдә алып барылды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән ике укучы уңышлы чыгыш ясады. 10 нчы класс укучысы Нигъмәтҗанова Раидә 3 урынга (укытучысы Х.К. Сәгъдиева) лаек булды. 4 нче класс укучысы Гыйлаҗиева Гүзәл грамота белән бүләкләнде.
-
"Яшь юл инспекторлары" конкурсы 30.04.2016

Бүген мәктәбебезнең "Шаян утлар" командасы районда оештырылган ""Яшь юл инспекторлары" конкурсында уңышлы катнашып кайтты.
Команда составында Хәйретдинов Адель, Нәбиуллина Әдилә, Гайнетдинов Илсаф, Бәйрәмова Зәринә көч сынашты. "Юл йөрү кагыйдәләрен оста белүчеләр" номинациясендә Нәбиуллина Әдилә - II урынга, Хәйретдинов Адель III урынга ия булды. Медицина буенча Бәйрәмова Зәринә II урынны алды. Команданың юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча куелган агитбригадасы III урынга лаек дип табылды. Молодцы!!!
-
Абдулла Алиш эзләреннән 29.04.2016

Бүген 6 нчы класс укучысы Нәбиуллина Камилә Казан шәһәренең 20 нче гимназиясендә үткәрелгән "Абдулла Алиш эзләреннән" исемле II төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең "Әкиятләрдән олы тормышка" секциясендә катнашып, лауреат Дипломына ия булды(укытучысы-Муллагалиева Г.Н.). Конкурс Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчелегендә үтте. Камиләнең "Куак" әкияте конференция уңаеннан чыгарылган җыентыкта урын алган, кызыксынучылар аны шуннан эзләп таба ала.








