Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
24.12.2016

Бәйрәм чараларын үткәрү залы кунакларны каршы алырга әзер. Укучылар активының бәйрәм саны булган газетасы да өлгерде . Ул 16 биттән тора. 10 нчы класс укучысы Хәсәнова З. җитәкчелегендәге редколлегия әлеге санга ярты еллык күңелле мизгелләрне урнаштырган. Хәзер аны укучыларга таратасы гына калды.
-
"Могҗиза бүләк ит" акциясе 24.12.2016

Бүген "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы укучылар өйдә торып укучы Әхмәдуллин Р.-ның өендә кунакта булдылар. Укучылар аны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар . Мәктәп активистлары төзегән газета белән таныштырдылар һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар.
-
"Уенчыклар" күргәзмәсе 23.12.2016

Яңа ел бәйрәме алдыннан ел да кулдан ясалган уенчыклар күргәзмәсе төзибез. Бу уку елында башлангыч класс укучылары бик актив булды. Җиңүчеләр бәйрәм чарасы вакытында игълан ителәчәк.
-
Олимпиадалар 22.12.2016

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы ахырына якынлашып килә. Рус әдәбияты буенча 10 нчы класс укучысы Хәсәнова Зөлфия җиңүче, Нигъмәтҗанова Раида призер булды . Җитәкчеләре-Шакирова Г.К.-ны һәм кызларыбызны котлыйбыз!
-
Стадионда кар сыннары ясалды 21.12.2016

Стадионда кардан ясалган сыннар
-
Яхшылык дәресе 20.12.2016

"Яшәү безгә авыр булыр иде яхшылыктан башка, шуңа күрә яхшылыкны эшлик без үзебез башта,"- дигән девиз белән башланды яхшылык дәресе Мөндеш башлангыч мәктәбендә.Дәрес 1-4 нче сыйныфлар арасында мөмкинлекләре чикле яшьтәшләренә ярдәм итү һәм инвалидлар ункөнлеге кысаларында үтте. Дәреснең максаты инвалидларга толерантлы караш булдыру. Балалар фильмнардан өзекләр карадылар, әңгәмәләр корып, фикер алыштылар, инклюзив белем нәрсә ул соравына җавап бирделәр. Яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында "Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә, халык белер” – дигә нәйтем бар. Сез дә бу теләкләрне исегездә калдырыгыз, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз", -дигән теләк белән тәмамланды дәрес.
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү 17.12.2016

Район администрациясе планы нигезендә, укучы яшьләр арасында тәртипсезлекләрне кисәтү комиссиясе югары класс укучылары белән берлектә "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү" проектын тормышка ашырды. Белгечләр укучыларны кызыксындырган төп сорауларга җавап биделәр. Хокук тәртибен үтәүнең торышы турында фильм да күрсәтелде.
-
Табигатьтә кунакта 16.12.2016

"Химия һәм биология сөючеләр" атналыгы кысаларында укытучы Гаффарова Д.В. 7 нче класс укучылары белән "Табигатьтә кунакта" исемле ачык чара күрсәтте. Укучылар бик эчтәлекле чыгыш ясадылар. Чарада "Ашыт" табигатьне саклау заказнигыннан килгән вәкилләр дә катнашты. Алар укучылар каршында экологик тәрбия бирүгә юнәлтегән чыгыш белән чыктылар. Биология укытучысы Мәннанова Л.Р. киләчәктә дә әлеге оешма белән булган үзара хезмәттәшлекне дәвам итү тәкъдимен кертте.
-
Күргәзмә нәтиҗәләре 15.12.2016

Укучылар ясаган җимлекләр күргәзмәсенә нәтиҗә чыгарылды. Иң яхшыларына махсус комиссия карары белән грамоталар тапшырылды.
-
Мәктәптә "Биология һәм химия атналыгы" бара 14.12.2016

Бүген укучыларыбыз көче белән ясалган җимлекләр күргәзмәсе төзелде. Җимлекләрнең матурлыгына сокланып, кошлар аларда тукталмый калмас. Бу чарада башлангыч класс укучылары бик актив булды.








