Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Россия укучылар хәрәкәтендә катнашучылар Лаеш муниципаль районында президент белән очрашуда 19.08.2016

Ике көн дәвамында проектта катнашучыларга үз эшләренең осталары булган белгечләр Россия укучылар хәрәкәте эшчәнлегенең юнәлешләре турында мастер-класслар күрсәттеләр.
Бүген укучылар Лаеш муниципаль районында үтә торган пленар утырышта катнашалар
-
Татарстан укучыларын "Россия укучылар хәрәкәте" сафларына кабул иттеләр 18.08.2016

Билгеле булганча, 2015 нче елның 29 нчы октябрендә Россия президенты Владимир Владимирович Путин Россия балалар хәрәкәтен булдыру турындагы Указга кул куйды. 2016 нчы елның 16 нчы апрелендә гамәлгә куючылар тарафыннан Россия балалар хәрәкәтенең Уставы төзелде. Дмитрий Анатолиевич Медведев Күрсәтмәсе буенча Россия балалар хәрәкәте оешмасы федераль дәүләт бюджет оешмасы буларак яши башлады .Балалар хәрәкәтенең эшчәнлеген киңәйтү максатында, регионнарда эш алып баруны күздә тотып ,Татарстан мәктәпләрен дә бу проектта катнашырга чакырганнар. Мәгариф министрлыгы 50 мәктәпне тәкъдим иткән. Безнең мәктәп укучылары эшчәнлеккә кушылып, район мәктәбе укучыларына үз тәҗрибәләрен таратырга тиеш булалар.
-
"Костер" лагеренда укуда 17.08.2016

17 нче августтан 19 нчы августка кадәр Россия укучылар хәрәкәтен Татарстан Республикасы мәктәпләренә кертү буенча"Костер"лагерена оештыру укуларына җыйдылар. Бу укуда безнең мәктәптән 7 нче класс укучысы Бариева Эльвина катнашачак .
-
Укучылар "Без-Тукай оныклары" ял лагеренда 12.07.2016

Мәктәбебездән 3 укучы "Без-Тукай оныклары " лагеренда ял итте. Нәбиуллина Камилә, Җиһаншина Дилбәр һәм Шәяхмәтова Сафия яшьтәшләре белән аралашып күңел ачтылар
-
"Алтын каләм-2016" фестивале нәтиҗәләре 03.07.2016

балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестивалена йомгак ясалды. Бу зур чарада безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Хәсәнова Зөлфия дә катнашты. Ул журналистикада үз фикерен әйтә алырдай Республика яшьләре һәм бүгенге көндә хезмәтләре белән дан тоткан язучылар , матбугат хезмәткәрләре белән аралашу бәхетенә иреште. 5 көн дәвамында Зөлфия, үз яшьтәшләре белән берлектә, бүгенге яшьләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты, газета чыгаруга яңалыклар тәкъдимен кертүдә катнашты. Ниһаять, фестивальга йомгак ясар көн дә җитте. Көтелгән уңыш Зөлфия кулында -"Татар телендә язылган язмалар циклы" номинациясендә II дәрәҗәле җиңүче Дипломы. Укучы яшьләр өчен шушындый эчтәлекле , файдалы чаралар оештырганнары өчен Республикабызның яшьләр эше һәм спорт министрлыгына тирән рәхмәтен җиткерә ул. Мәктәп дирекциясе Зөлфияне уңышы белән котлый. Афәрин!!!
-
27.06.2016

"АЛТЫН КАЛӘМ“ балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының республика фестивале бара. Конкурс шартлары нигезләмәсендә күрсәтелгән "Яшьләр арасында китап укуны ничек актуаль итәргә" темасына буенча безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Хәсәнова Зөлфия мәкалә язып көч сынап карады һәм җиңүче булды. Бүген ул журналистикада үз фикерен әйтә алырдай Республика яшьләре белән аралашу бәхетенә иреште. Аның белән бергә район Укучылар сараеннан да катнашучылар бар. Уңышлар сезгә!
-
Чыгарылыш кичәсе 25.06.2016

Бүген республикабыз мәктәпләрендә зур бәйрәм-чыгарылыш кичәсе. Безнең мәктәбебезне дә 7 укучы тәмамлый. Алар барлык имтиханнарны да уңышлы тапшырдылар һәм без моңа бик шат. Мәктәп үз укучыларына ныклы белем бирде, ә бүген олы юлга хәер-фатихасын бирә.
Чыгарылыш класс укучыларына уңышлар телибез: һәрберсенең барыр юлы якты, киләчәге өметле булсын.
-
Лагерь үз эшен төгәлләде. 23.06.2016

Мәктәп янында оештырылган "Кояшкай" лагере үз эшен төгәлләде. Укучылар каникулларга таралышты. Без аларның сау-сәламәт булып ял итүләрен телибез. Мәктәп 2016-2017 нче уку елына яңа көч туплап килгән укучыларын көтә.
-
"Будь здоровым! Танцуй!" 22.06.2016

Проведена акция «Будь здоровым! Танцуй!» . Участника проекта в назначенное время выходили на улицу . Мобильная бригада одновременно танцевала заранее подготовленные движения . Привлекали зрителей к участию в танцах. После окончания танцевальной части флэш-моба участники раздали зрителям заранее заготовленные агитационные листовки о проекте «SаMоSтоятельные дети».
-
"Наркотиклардан башка тормыш" атналыгы 20.06.2016

Бүген лагерьда тәрбияләнүчеләр белән "Наркотиклардан башка тормыш" акциясе буенча "Без тормышны яратабыз" исеме астында рәсем конкурсы оештырылды. Иң матур рәсемнәрдән күргәзмә төзелде.








