Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Башлангыч класслар атналыгы 11.02.2016

11 февраль көнне башлангыч класс укытучылары Гараева Г.И. татар теленнән, Фазылҗанова Г.Н. математикадан ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр бик җанлы үтте.
-
11.02.2016

11 февраль көнне мәктәбебезнең 8 класс укучысы Айтуган Фазылҗанов “Ярдәм» мәчетендә «Идел» журналының декабрь санында игълан ителгән «Коръән» бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашып кайтты. Катнашучыларның һәрберсенә Коръән һәм сувенир көндәлекләр тапшырылды. Тантанада Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе, «Коръән нуры» хәйрия фонды рәисе Ибраһим хәзрәт Сабиров, Татарстан мөфтие урынбасары, «Ярдәм» үзәге җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов, «Ярдәм» фонды җитәкчесе Илһам әфәнде Исмәгыйлев, «Коръән нуры» хәйрия фонды рәисе урынбасары Алинә Бикмуллинага катнашты.
-
Математика атналыгы. 10.02.2016

9 нчы класста М.Ф.Сафиуллина "Квадратлы тигезләмәләр" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.
-
“Табышмак әйтәм- җавап тап” 10.02.2016

9 февраль көнне башлангыч класслар атналыгы кысаларында 1-4 класс укучылары өчен “Табышмак әйтәм- җавап тап” уены үткәрелде. Балалар бик актив булдылар. 1 класс укучысы Булат Сабирҗанов һәм 4 класс укучысы Җамалиева Ралинә “Иң зирәк” исеменә лаек булдылар.
-
“Минем Ватаным” 10.02.2016

1, 4 класс җитәкчесе Фазылҗанова Гөлфия Наиловна “Минем Ватаным” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
-
Химия укытучылары семинарда 09.02.2016

Химия укытучысы Мостафина Г.Ә. 5 февраль көнне Арчаның 5 гимназиясендә химия укытучылары семинарында булды. Семинарга КХТИ дан укытучылар килгән иде. Алар КХТИ да гы уку системасы белән таныштырдылар, укучыларны үзләренә укырга килергә чакырдылар. Очрашу бик эчтәлекле булды.
-
Патриотик тәрбия бирү чаралары. 09.02.2016

Хәрби патриотик айлык кысаларында 8 нче класс җитәкчесе М.Р.Сәләхиева Әфган сугышы турында тәрбия сәгате үткәрде.
-
Математика атналыгы. 09.02.2016

Мәктәбебездә математика атналыгы бара. План нигезендә төрле чаралар үткәрелә. Бүген Г.Р.Ибрагимова 5 нче класста математикадан "Катнаш саннарны кушу һәм алу" темасы буенча ачык дәрес күрсәтте.
-
2016 нчы ел- Россиядә Кино елы 08.02.2016

Кино елы уңаеннан авыл китапханәсе белән берлектә үзебезнең авыл җирлегендә эшләгән кинематографлар белән очрашу кичәсе узды. Алар укучыларны кино тарихы, үзләренең яшьлек еллары, кинематограф булып эшләгән елларындагы истәлекләр белән таныштырдылар.
-
"Сугышта янган балачагым" 08.02.2016

8 нче февраль көнне Иске Кишет башлангыч мәктәбендә яшь антифашистлар көненә багышланган тәрбия чарасы үткәрелде. Чара "Сугыш та янган балачагым" дигән презентация белән үрелеп барды. Укучылар Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган герой- пионерлар белән таныштылар.















