Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
"Кояш көлә, мин елмаям 8 нче Март бүген" 06.03.2016

Мәктәбебезнең 7 нче класс укучылары Габдрахманова Н.Ш. җитәкчелегендә “Кояш көлә, мин елмаям 8 нче Март бүген” исемле музыкаль бәйрәм кичәсе күрсәттеләр. Кичәне гүзәл затларны бәйрәм белән котлап мәктәп директоры Минҗанов Ф.М. башлап җибәрде. Укучылар да залда утырган укытучыларны, әнләрне бәйрәм белән котладылар. Кичә матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Фәнис Яруллинның “Сандугач оясы” әсәреннән күрсәтелгән өзек залда утырган бар кешенең күңеленә үтеп кереп, дулкынландырды, күзләрне чылатты. Чара “Бәйрәм белән сезне” җыры белән күтәренке рухта тәмамланды
-
Гаилә бәйрәме. 05.03.2016

Иске Кишет башлангыч мәктәбендә югары квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы Фазлиева М.М. “Әти-әни белән бергәләп” исеме астында гаилә бәйрәме үткәрде. Бәйрәм “Бәйрәм бүген” дигән җыр белән күтәренке рухта башланып китте. Укучылар әтиләрен, әниләрен бәйрәмнәре белән котлап матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. “Һәрвакыт булсын кояш”, “Туган тел” җырларын әти-әниләр бик дулкынланып тыңладылар, кушылып җырлап та утырдылар.
Кичәнең икенче өлешендә балалар һәм әтиләр командасы төрле уеннар барышында үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта сынадылар. Кичә “Яратыгыз” җыры белән тәмамланды. Дүрт баладан торган коллектив эчтәлекле, мавыктыргыч чара күрсәтте, әти-әниләр бик күңелле ял итте.
-
“Сәламәт яшәү рәвеше” дигән тема буенча класс сәгате 04.03.2016

6 нчы класс укучылары класс җитәкчеләре Гөлназ Рифатовна белән бергәләп “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән тема буенча класс сәгате уздырдылар.Укучылар сәламәт яшәү өчен кирәк булган иң мөһим факторлар белән таныштылар.
-
"Әниемә бүләккә.." дигән рәсем конкурсы 04.03.2016

8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 5-7 нче сыйныфлар арасында "Әниемә бүләккә.." дигән рәсем конкурсы узды. Сыйныфтагы һәр укучы актив катнашты. Укучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
"Тукайга ияреп" районара яшь иҗатчылар бәйгесе 04.03.2016

Бүген Яңа Кырлай урта мәктәбендә "Тукайга ияреп" районара яшь иҗатчылар бәйгесенең йомгаклау туры үтте. Анда безнең мәктәптән дә ике укучының эше катнашты. Нәтиҗәдә, "Тукайга ияреп шигырьләр, мәсәлләр язу" номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Гобәйдуллина Нәзилә "Гран-при" иясе булды (Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы А. М. Замалиева), ә 7 нче сыйныфтан Минҗанова Фирүзә шул ук номинациядә 3 урын алды ( Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Р. Җәләлетдинова). Афәрин, кызлар, сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
"Ягез әле, кызлар!" бәйгесе 04.03.2016

Язның беренче бәйрәме 8 март уңаеннан педагог- организатор А. М. Замалиева 5-6 нчы сыйныф кызлары арасында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе уздырды. Бәйгедә кызлар төрле сынаулар үтте, һәр төр ярышта үз осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 6 нчы сыйныфтан "Яз" командасы 1 урын, 5 нче сыйныфтан "Чәчкәләр" командасы 2 урынга ия булды. Афәрин, кызлар! Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
“Үз уеным” 03.03.2016

3 нче март көнне, 5 - 6 класс укучылары катнашында, “Үз уеным” дип исемләнгән уен үткәрелде. Ярышта укучылар технология дәресләрендә алган белемнәре буенча көч сынаштылар.
Сораулар “Кулинария”, “Тегү машинасында башкарылган җөйләр”, “Көнкүрешкә кагылышлы мәкал ьләр”, “Проект”. “Бәйләү”, “Чигү” темалары буенча төзелгән иде.
Кичә бик эчтәлекле үтте.
-
Технологиядән ачык дәрес 02.03.2016

Бүген, 2 нче март көнне, технология укытучысы Сәләхиева Миләүшә Радик кызы, 5 класс укучылыры белән, “Иртәнге аш өчен өстәл әзерләү” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар этикет төрләре, аны дөрес үтәү кагыйдәләре белән таныштылар. Өстәл сервировкаларга, приборлар белән дөрес эш итәргә, өстәл артында дөрес утыру кагыйдәләренә өйрәнделәр. Һәр укучы салфеткадан төрле фигуралар эшләп, мастер – класс күрсәтте. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
-
“ Тел дигән дәрья бар 27.02.2016

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, Кышкар башлангыч мәктәбендә китапханә хезмәткәре Ибрагимова Г.Р белән берлектә “ Тел дигән дәрья бар” исемендәге тәрбия сәгате үткәрелде. Шагыйрьләрнең тел турындагы шигырьләре укылды һәм мәкальләр искә төшерелде.
-
"Күңелле стартлар" 26.02.2016

7-8 класс укучылары катнашында "Күңелле стартлар" уены үтте. Һәр командада бишәр кеше катнашты. Үзләренең исемнәре, девизлары белән таныштырдылар. Төрле эстафеталар буенча җитезлектә, тизлектә үзләрен сынап карадылар. Спорт, сәламәтлек буенча сорауларга җавап бирделәр. 8 класс командасы 1 урын, 7 класс 2 урын, 9 класс 3 урын алдылар.















