Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Иске Кишет мәктәбендә М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланган тәрбия сәгате 16.02.2016

15 нче февраль көнне Иске Кишет мәктәбендә М.Җәлилнең 110 еллыгына багышланган тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар Советлар Союзы Герое Муса Җәлил турында күп мәгълумат алды. Аның көрәштәшләре белән таныштылар. Соңыннан укучылар М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр.Тәрбия сәгате М.Җәлилгә багышланган презентация аша үткәрелде.
-- -
Кышкар башлангыч мәктәбендә әдәби кичә 15.02.2016

-
15 февраль- патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел 15.02.2016

15 февраль- патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Бу уңайдан мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары А. М. Җамалиева һәм Г. Р. Җәләлетдинова аерым план төзеде. Планда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү күздә тотыла. Укучыларга тулы мәгълүмат бирү максатыннан бүген " Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә" дип исемләнгән чара уздырылды. Әлеге чарада укучылар да үз белемнәрен күрсәтте, актив катнаштылар.
-
Балалар бакчасы белән уртак эшчәнлек 13.02.2016

12 февральдә уртак эшчәнлек планы нигезендә башлангыч класс укучылары Яңа Кишет балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Укытучы Фазылҗанова Г.Н. кечкенә Апушның тормышы турында сөйләде,презентация күрсәтте. Кечкенәләр тәрбияче Зөлфия Вильсуровна белән берлектә Тукай әсәрләрен сәхнәләштергәннәр.Бик матур чыгыш ясадылар.
-
Тәрбия сәгате 12.02.2016

12 февральдә 9 класс укучылары Әфган сугышы турында чыгыш ясадалыр. Әфганстан сугышында катнашкан якташларыбызны искә алдылар. “Илдә тынычлык булсын өчен бар тырышлыгыбызны куярбыз”,- диделәр.
-
“Салют сиңа- Муса Җәлил” 12.02.2016

12 февральдә 1-4 класс укучылары өчен Фазылҗанова Г.Н. патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап “Салют сиңа- Муса Җәлил” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. 4 класс укучысы Җамалиева Ралинә 1 урынга, 2 класс укучысы Шараков Радмир 3 нче, 3 класс укучысы Сәләхиева Айсылу 3 урынга лаек дип табылды. Чарада Яңа Кишет китапханәсе мөдире Надия Ризвановна катнашты.
-
“ Я рисую мир” 11.02.2016

-
"Җиңү килде җирне нурга күмеп" тәрбия сәгате 11.02.2016

2-3 нче класс җитәкчесе Г.И.Гараева "Җиңү килде җирне нурга күмеп" темасы буенча тәрбия сәгате үткәрде.
-
"Безнең геройлар" 11.02.2016

7 нче класс җитәкчесе Н.Ш.Габдрахманова "Безнең геройлар" темасы буенча тәрбия сәгате үткәрде.
-
“Ватанны саклаучылар кемнәр алар?” 11.02.2016

6 нчы класс укучылары класс җитәкчеләре Ибраһимова Г.Р. җитәкчелегендә “Ватанны саклаучылар кемнәр алар?” дигән тема астында класс сәгате уздырдылар.
Укучылар Ватанны саклаучылар нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләштеләр.















