Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Мәктәп елым, һөнәр юлым"исемле буыннар очрашуы 11.04.2016

Мәктәп елым, һөнәр юлым" исемле буыннар очрашуы.Өлкән укытучылар, моннан 31 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар, 9сыйныф укучылары катнашында кичә.кичәдә чыгарылыш класс укучылары белән кунаклар арасында сорау-җавап сәгате уздырылды.Җитәкчелек вазифасын башкарган Надир Дамир улы тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Тимурчылар отряды эшчәнлеге 10.04.2016

Мәктәбебезнең тимурчылар отряды үзләре карамагындагы сугыш һәм тыл ветераннарының хәлләрен белеп, көндәлек эшләрендә даими ярдәм итеп торалар. "Игелекле эшләр атналыгы" кысаларында да бу эш дәвам итте. Укучыларыбыз өлкәннәргә булыштылар. Аларның девизы да "Һәр көнне бер игелекле эш башкар!" Алар бу девизны максатчан тормышка ашыралар.
-
Сингапур укулары 09.04.2016

8 апрель көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбе базасында районыбыз мәктәпләреннән җыелган укытучылар өчен Сингапур укуларының өченче өлеше оештырылды. Район мәгариф бүлегеннән килгән укытучылар, методист Г. Х. Феоктистова җитәкчелегендә укуларның асылына төшендерделәр: теория практик өлеш белән аралаштырылды. Структураларны дәресләрдә куллану мөмкинлекләренә күбрәк тукталдылар. Барлык укытучыга Мәгариф бүлегенең "Преобразование обучения в XXI веке" сертификаты тапшырылды.
-
"Кеше яхшы эшләре белән матур" 09.04.2016

"Игелекле эшләр атналыгы" кысаларында китапханәче Ф. Р. Ахмадуллина 1-6 нчы сыйныфлар өчен "Кеше яхшы эшләре белән матур" исемле тәрбияви чара уздырды. Әлеге чарада игелекле эшләр турында язучы авторлар һәм аларның әсәрләре белән таныштырылды. Китапларыннан күргәзмә оештырылды. Шулай ук китапларны саклап тотарга кирәклеге дә искәртелде.
-
2016 ел - Татарстанда су саклау зоналарына багышланган тәрбия сәгате 08.04.2016

7 апрель көнне мәктәптә 2016 ел - Татарстанда су саклау зоналарына багышланган тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар Республикабыздагы елгалар, күлләр, сусаклагычлар турында чыгышлар ясадылар.
География укытучысы Галимҗанова Л.Б. укучыларга бүгенге көндә сулыкларны саклау буенча Республика җитәкчеләре һәм җирле халык тарафыннан үткәрелә торган чараларга тукталды.
Үзебенең җирлегебездәге сулыкларны саклауны тормышка ашыру өчен һәрберебез актив катнашыйк!
-
Башлангыч классларда рәсем конкурсы 08.04.2016

8 апрель көнне 2-3 класс укучылары белән "Юный добренок" рәсем конкурсы үткәрдек. Конкурста барлык укучылар да актив катнашты.
-
“Бүген ярдәм итә алсаң, иртәгә үзеңә булышырлар” 08.04.2016

9 класс укучылары белән Г.А.Мостафина 8 апрель көнне “Бүген ярдәм итә алсаң, иртәгә үзеңә булышырлар” исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Класс җитәкчесе олыларга һәм кечеләргә, классташларга көчеңнән килгәнчә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде, видеосюжет күрсәтте.
-
"Юный Добрёнок" темасына рәсем күргәзмәсе 08.04.2016

"Игелекле эшләр атналыгы" кысаларында сәнгать укытучысы А. М. Җамалиева "Юный Добрёнок" темасына рәсем күргәзмәсе оештырды. Рәсем ясауда 5-6 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар бу темага һәркайсы үзенчә иҗади якын килгән иде. Игелекле эшләр кылып, тирә-юньдәгеләргә ярдәм итеп яшик!
-
Халыкара китап көненә багышланган тәрбия сәгате 07.04.2016

Иске Кишет мәктәбендә авыл китапханәчесе белән берлектә Халыкара китап көненә багышланган тәрбия сәгате үтте. Ул "Иң күп китап укучы " бенефисы формасында үткәрелде. Укучылар башта китапханәгә кайткан яңа китаплар белән танышты. Аннан иң күп китап укучы Галимҗанова Азалия китап укуның үзенә нинди файда китерүе хакында сөйләде. Г.Тукайның "Безнең бабай" шигырен укыды.
.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы 07.04.2016

9 класс укучылары, 7 апрель көнне “Весенняя неделя добра” кысаларында балалар бакчасына керделәр. Бакча балаларына пластилиннан кошлар әвәләргә өйрәттеләр, безнең якта яшәүче кошлар турында сөйләделәр.















