Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Химиядән сынап карау имтиханы. 22.03.2016

Яңа Кишет мәктәбендә 22 март көнне 9 класс укучылары белән химия фәненнән сынап карау имтиханы үткәрелде.
-
"Уйна гармун, моңлан курай!" 19.03.2016

Татар шагыйре Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган! "Уйна гармун, моңлан курай!" район иҗат фестиваль-конкурста мәктәбебездән Юсупов Рәсим, Шакиров Нурфис катнашып, "Баян" номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре: Г.Р.Җәләлетдинова.
-
Арский бал-2016. 17.03.2016

Наш танцевальный коллектив победитель в номинации "Звезды сцены" на районном празднике "Арский бал", посвящённом Году российского кино в РФ и Году водоохранных зон в РТ.
-
“Финансовая грамотность» темасына тәрбия сәгате 16.03.2016

9 класс укучылары белән Гөлнур Адгамовна 15 март көнне “Финансовая грамотность» темасына тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате бик эчтәлекле үтте. Алар акча белән эш итәргә өйрәнделәр, акча эшләү юлларын барладылар.
-
“Финансовая грамотность” темасы буенча тәрбия сәгате 15.03.2016

Гөлназ Рифатовна 6 нчы класста “Финансовая грамотность” дигән тема буенча тәрбия сәгате уздырды.Укучылар класс җитәкчесе белән берлектә бюджетны ничек итеп дөрес бүлергә мөмкин булуы турында фикер алыштылар.
-
"Ягез әле, егетләр-кызлар!" 12.03.2016

-
"Әлифба" бәйрәме. 10.03.2016

Мәктәптә 1 нче класс укучылары катнашында "Хуш Әлифбам" исеме астында бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар Әлифба турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Кичәнең икенче өлешен 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышладылар. Гөлфия Наилевна җитәкчелегендә оештырылган әлеге кичә, бәйрәмгә килгән әниләрнең күңеленә хуш килде.
-
Чаңгы ярышлары. 09.03.2016

Бүген мәктәбебездә чаңгыда йөрү буенча ярышлар узды. Укучылар 2 группада шәхси беренчелек өчен көч сынаштылар. 5-6 класс кызларыннан 1 урынны 5 класстан Шакирова Энҗе, 2 урынны 5 класстан Валитова Лидия алды. Малайлар арасында 1 урынны 6 класстан Шакиров Илсаф, 2 урынны 6 класстан Садыков Ислам, 3 урынны 6 класстан Садыков Ильмир яулады.
7-9 класс укучылары арасыннан 1 урынны 7класстан Минзянова Фирүзә, Сәләхиев Илназ, 2 урынны 8 класстан Ибрагимова Динара, 7 класстан Сафин Илсаф, 3 урынны 8 класстан Абдуллина Илүзә, 7 класстан Каримов Илнур алдылар.
Эстафетада 6 команда катнашты. 5-9 класслардан 2 кыз, 2 малай составында берәр команда һәм укытучылар командасы. Нәтиҗәдә 7класс командасы 1 урын, укытучылар 2 урын, 8 класс командасы 3 урын яулады. Молодцы!!!
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2016

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
-
"Әниләр бәйрәме" 07.03.2016
5нче класс укучылары Сафиуллина А.Р. җитәкчелегендә әниләргә "Иң иң" дип аталган бәйрәм кичәсе күрсәттеләр. Бәйрәм кадерле кешеләребез - әниләргә багышланган җыр белән башланып китте. Укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтергә тырыштырлар: җырладылар да, биеделәр дә,шигырьләр дә сөйләделәр. Класста 5 кенә укучы булуга карамастан чара бик эчтәлекле һәм күңелле узды. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында тәмамланды.















