Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
КАЗАНДА ЯРМИНКӘ 26.09.2026

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе уза!
Безнең мәктәпнең педагоглары да чарада катнаша. Укытучыларыбыз үз куллары белән ясалган әйберләрне, үз участокларыннан җыелган яшелчәләрне һәм җиләк‑җимешләрне тәкъдим итәләр. Һәр бер продукт — ел дәвамында тырышып үстергән һәм эшләп чыгарган нәтиҗә.
-
Экскурсиядә 24.09.2026

11 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Алия Нурисламовна белән «Ике елга — ике юл»дигән мавыктыргыч экскурсиядә булдылар!Теплоходта сәяхәт иттеләр.Аннан соң Барлык диннәр Храмына бардылар.Бу көнне оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт!
-
Көзге кросс 22.09.2026

Профсоюзы әгъзалары арасында үткәрелгән кросс ярышында Яна Кәнәр коллективы зур уңыш казанды! Барысы да бик тырышып катнаштылар — бу — чын мәгънәдә команда эше! Барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт!
-
Әти — әниләр рейды 19.09.2026

8А сыйныфының әти — әниләре янә кичке рейдка чыктылар-22:00 сәгатьтән соң алар авылыбызның җәмәгать урыннарын йөреп чыктылар.
Битараф булмавыгыз һәм балаларның иминлеге турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
-
Сәламәтлек турында әңгәмә 18.09.2026

Бүген 7–11 сыйныф кызлары белән медсестра Хабибуллина Г. К. арасында сәламәтлек, авыруларның кайчан барлыкка килүе, саклану чаралары һәм гигиена турында әңгәмә узды! Слайдлар ярдәмендә кирәкле кагыйдәләр аңлатылды.Гөлфия Каримулловнага зур рәхмәт!
-
АЛДЫНГЫЛАР» СОВЕТЫ РӘИСЕН САЙЛАУ 17.09.2026

Мәктәбебездә мөһим вакыйга — «Алдынгылар» советы рәисен сайлау узды! Кандидатлар үзләре турында сөйләп, үзләренең сайлау алды программаларын тәкъдим иттеләр. Һәркем үзенең мәктәп тормышын яхшыртуга юнәлтелгән кызыклы проектлары белән уртаклашты. Барлык кандидатларга да кыюлыклары һәм тырышлыклары өчен зур рәхмәт белдерәбез. Аларга уңышлар, ә укучыларыбызга дөрес сайлау ясарга телибез!
-
Паркка сәяхәт 15.09.2026

Бүген безнең беренче сыйныф укучыларыбыз паркка йөрергә чыктылар-һәм бу ял гына түгел, ә чын кечкенә тикшеренү иде! Балалар табигатьтәге үзгәрешләрне кызыксынып күзәттеләр.Саф һавада күңелле уеннардан башка да булмады-хәрәкәтчән уеннар яңа энергия бирде.
-
Дөрес туклану турында 14.09.2026

Бүген безнең мәктәптә бик мөһим һәм файдалы очрашу узды. Мәктәп шәфкать туташы Гөлфия Кәримулла кызы укучылар өчен дөрес туклануга багышланган лекция үткәрде.
Әңгәмә барышында балалар үсеп килүче организм өчен нинди продуктларның файдалы булуын, туклану режимының уку көне дәвамында өлгерешкә һәм энергиялелеккә ничек йогынты ясавын белделәр.
Без Гөлфия Кәримулла кызына кызыклы һәм аңлаешлы мәгълүмат өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Безнең белгечнең киңәше балаларга сәламәт яшәү рәвеше файдасына дөрес сайлау ясарга ярдәм итәр дип өметләнәбез!
-
Онлайн-собрание для родителей! 11.09.2026

Сегодня в нашей школе состоялось важное онлайн-родительское собрание, посвященное теме “Обеспечение безопасной среды обучающихся и занятости несовершеннолетних”.
Мы очень рады, что родители наших учеников проявили активность и присоединились к онлайн-трансляции из каждого класса. Ваше присутствие и внимание к вопросам безопасности наших детей – бесценны!

Огромная благодарность всем родителям за то, что нашли время, внимательно выслушали информацию и приняли участие в нашем онлайн-собрании! Ваша вовлеченность – зfлог безопасности и успешного развития наших учеников. Вместе мы можем сделать школьную среду еще более безопасной и благоприятной!

-
АТНАЛЫК ЛИНЕЙКА 08.09.2026

Бүген безнең мәктәптә атна саен үткәрелә торган гомуммәктәп линейкасы булып узды.

Линейка барышында 11 нче сыйныф җитәкчесе Алия Нурисламовна сүз алды. Ул укучыларга үзенең киңәшләрен җиткерде һәм уку процессында алга куелган бурычларны искәртте.
Аның чыгышыннан соң, мәктәп директоры Хәмбәл Хабилович укучыларга мәктәп кагыйдәләрен үтәүнең, тәртипле булуның һәм белемгә омтылырга кирәклеген тагын бер кат әйтеп үтте һәм барыбызга да уңышлы, имин уку атнасы теләде.
Шулай ук 11 нче сыйныф укучыбыз Гарифзянова Амалия экология буенча муниципаль олимпиадада катнашып, “ТатАрчаЭкология” проекты кысаларында призёр дипломы белән бүләкләнде!
Безнең өчен һәр линейка – ул яңа көч алу һәм бердәм булып эшләүнең бер адымы. Барлык укучыларыбызга да бу атнада зур уңышлар телибез!








