Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Көзге кросс 17.09.2025

Мәгариф оешмалары профсоюз членнары арасында көзге кросс узды. Әлеге ярышларда мәктәбебез укытучылары да актив катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Профилактик әңгәмә 17.09.2025

Бүген мәктәптә «яшүсмерләрнең административ һәм җинаять җаваплылыгы»темасына профилактик әңгәмә уздырылды. Чарада Арча районы буенча полиция өлкән лейтенанты, ПДН инспекторы Габидуллина Гүзәл Зөлфәт кызы катнашты.
Бу чараның максаты балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау; хокукый белемнәрне пропагандалау; җаваплы карарны мөстәкыйль кабул итү күнекмәләрен формалаштыру; катлаулы ситуацияләрне тәнкыйди анализлау күнекмәләрен формалаштыру.
Гүзәл Зөлфәт кызы үз чыгышында балаларга закон бозмаска һәм җинаять корбаны булмаска кирәклеген искәртте. -
Мини футбол ярышы 17.09.2025

Бүген Ташкичү һәм Яңа Кенәр командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә турнир узды.
«Кубок Дружбы»:
1 урын - Яңа Кенәр-1 (5 класс)
2 урын - Ташкичу
3 урын - Яңа Кенәр-2.
Котлыйбыз. -
Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне. 15.09.2025

14 сентябрь-Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне уңаеннан Тәрбия буенча директор киңәшче укучылар белән берлектә "Хәтер аллеясы"чарасын оештырды.
-
Ата-аналар контроле 12.09.2025

Безнең мәктәптә кайнар туклануны оештыруга ата-аналар контроле узды.
Ата-аналар ашамлыкларның сыйфатын, ризык әзерләү процессын һәм мәктәп ашханәсендә санитария нормаларының үтәлешен тикшерделәр.
Без ата-аналарның контрольдә тотуда катнашуын югары бәялибез һәм балаларыбызны тәмле һәм сәламәт тукландырырга омтылабыз. -
Тәрбия сәгате“ Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” 11.09.2025

Бүген мәктәбебездә "Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету. Урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәнү. Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. Балаларда урамда йөргәндә игътибарлылык, тыйнаклылык, транспортта утырып йөргәндә тәртиплелек тәрбияләү. Әлеге тәрбия сәгатендә укучылар юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, презентация белән таныштылар, тиешле сорауларга җаваплар таптылар.
-
Күңелле тәнәфес 10.09.2025

Мәктәбебездә тәнәфесләр күңелле үтә.
Башлангыч сыйныф укучылары шашка һәм шахмат уеннарын бик яратып уйныйлар. -
Беренчеләр Советы рәисе вазифасына кандидатлар дебаты 06.09.2025

Бүген безнең мәктәптә Беренчеләр Советы рәисе вазифасына кандидатлар дебатлары узды.
Безнең мәктәптә барлыгы 3 кандидат: Хәбибуллин Рәйхан(10 сыйныф), Монасыйпова Алия (8 сыйныф), Шакирова Ралина (8 сыйныф).
Кандидатлар сайлаучылар белән үзләре турында мәгълүмат уртаклаштылар, ни өчен нәкъ менә алар өчен тавыш бирергә кирәк дигән сорауга җавап бирделәр. -
Эвакуация узды 04.09.2025

2025 елның 3 сентябрендә балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында мәктәптә барлык укучыларны һәм хезмәткәрләрне укыту-күнекмә эвакуациясе узды.
Эвакуация-мәктәптә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе. Укыту тренировкасын уздыруның төп максаты-мәктәптә янгын һәм гадәттән тыш хәл очрагына хезмәткәрләрнең һәм укучыларның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркынычсыз һәм тиз эвакуация үткәрү буенча мәктәпнең әзерлеген һәрьяклап тикшерү.
-
Искә алу көне. 03.09.2025

Ел саен 3 сентябрьдә Россия халкы террорчылар кулыннан һәлак булган меңләгән ватандашларын искә ала. Бу көнне бөтен Россия буйлап истәлекле акцияләр уза. Куркынычсызлык айлыгы кысаларында тәрбия буенча киңәшче ОБЖ укытучысы белән берлектә 5-11 сыйныфлар арасында "куркынычсызлык коды" дигән чара үткәрде. Чара кысаларында террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләре буенча тематик очрашу уздырылды.








