Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз 03.06.2025
8 А сыйныф укучысы Садыкова Мәрьям Нияз кызы I Бөтенроссия "Хәтер бакчасында" дип исемләнгән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган конкурс җиңүчесе.
Җитәкчесе: Биктова Р. Р. Чын күңелдән котлыйбыз. -
Лагерьның икенче көне
02.06.2025
Лагерьның икенче көне.
"Дуслык" мәктәп яны лагерының ачылу тантанасы.
Һава торышы яңгырлы булуга карамастан, лагерьдә бик күңелле.
Иртәбез зарядкадан һәм линейкадан башланды.
Линейка вакытында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрдек, гимннар җырладык. Лагерь җитәкчесе Миләүшә Руфиковна укучыларны лагерьның кагыйдәләре белән таныштырды.
Лагерьдә ял итүче балаларыбыз үзләренең вожатыйлары белән отряд стенгазетасын ясадылар
Көнебез күңелле, файдалы һәм мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды -
Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2025
Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне һәм мәктәп лагерының беренче көне дә
Балаларны яклау көне уңаеннан лагерьда төрле күңелле чаралар үткәрелде. Балаларның күңелләрен күрергә панда да килде.
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк
Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез! -
Что делать при атаке БПЛА
28.05.2025
-
Экскурсиядә 26.05.2025
Бүген мәктәбебезнең 6 Б сыйныф укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Экскурсия вакытында Казанның истәлекле һәм ял итү урыннарында булдылар.
-
БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек 25.05.2025
БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый
БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында “Гражданнарга тәкъдимнәр” бүлегендә урнаштырылган.
БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый. Бу турыда кисәтүләр булып тора. Һәм һава һөҗүменә каршы оборона эшләү видеосын интернет киңлекләренә урнаштырмау мөһим. Бу аларның урнашу урыннарын ача һәм Татарстан Республикасы гражданнарының иминлегенә куркыныч тудыра.
Әгәр дә сез күктә шикле объектны күрсәгез - аның турында 112 телефоны яки “Радар.НФ” кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. Шулай эшләгәндә, мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә керәчәк.
“Радар.НФ” сайтына күчү өчен сылтама: https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118
Исегезгә төшерәбез, БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында “Гражданнарга тәкъдимнәр” бүлегендә урнаштырылган: https://antiterror.tatarstan.ru/rekomendatsii-grazhdanam.htm
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2025
24 нче май көнне безнең мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бу дулкынландыргыч, шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм иде, чөнки мөһим вакыйгалар, кыйммәтле ачышлар һәм күңелле мизгелләр белән тулы мәктәп тормышы артта калды. 11 сыйныфны 12 укучы, 9 сыйныфны 27 укучы тәмамлады. Бу мөһим вакыйга белән укучыларны әти-әниләре, мәктәп директоры, чарага килгән кунаклар, башлангыч сыйныф укучылары һәм, әлбәттә, яраткан сыйныф җитәкчеләре котларга ашыктылар.
Соңгы кыңгырау бәйрәме мәңгегә якты һәм шатлыклы истәлек булып калачак. Без укучыларыбызга имтиханнарында уңышлар телибез! Алар кабул иткән карарлар дөрес, ә адымнары нык булсын. Без ышанабыз: мәктәп алар өчен һәрвакыт туган йорт булыр! -
"Горячая линия"
23.05.2025
В период с 12 по 23 мая 2025 года работает "горячая линия" по вопросам качества и безопасности предоставления услуг детского отдыха, особенностях составления договора, а так же безопасности и качестве детских товаров.
Звонки о населения будут приниматься на "горячую линию" по телефонам 8(84368) 2-41-47, 8(84366)3-00-83 ежедневно с 08.00 до 17.00 ч., кроме выходных дней, перерыв с 12:00 до 13:00 ч. -
Соревнования по лёгкой атлетике 22.05.2025
22 мая в Арском районе состоялись соревнования по лёгкой атлетике среди членов первичных профсоюзных организаций.
На соревнованиях приняли участие учителя нашей школы.От всей души поздравляем и желаем дальнейших побед. Всем участникам выражаем благодарность. -
Котлыйбыз. 21.05.2025
1 класс укучысы Хәйруллина Инзилә "Мин Арча баласы"проекты кысаларында районның асфальтта рәсем конкурсында 2 урынны яулады.Аны чын күңелдән котлыйбыз.
Укытучысы : Фәйзрахманова Ф. А.