Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Уку йорты белән танышу 21.11.2025

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары 9-11 нче сыйныф укучылары өчен профилактик чара үткәрделәр.
Уку йортына керү таләпләре һәм студентлар тормышы белән таныштырып киттеләр -
Котлыйбыз! 20.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре профсоюзлары әгъзалары арасында өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары узды.
Сәмигуллина Алсу-3 урын (өстәл теннисы)
Сабирова Гөлназ-2 урын (бадминтон)
Хәйруллин Рәмис-3 урын (бадминтон).
Ихлас күңелдән коллегаларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! -
Пушкин картасы программасы 20.11.2025

Бүген Пушкин картасы программасы нигезендә укучыларыбыз бик матур, эчтәлекле концерт карадылар. Үзләре дә артистларның җырларына кушылып җырладылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Әңгәмә 18.11.2025

Безнең мәктәпнең шәфкать туташы Хәбибуллина Г. К. укучылар өчен «Нәрсә ул ВИЧ һәм СПИД? " дигән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында ул ВИЧ-инфекция йоктыру юллары, симптомнар, профилактика, дәвалау турында сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар сораулар бирделәр.
-
«Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне» 15.11.2025

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында бүген мәктәптә «Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне»узды. 10-11 сыйныфларда "юл хәрәкәте кагыйдәләре проблемалары"дигән түгәрәк өстәл үткәрелде.Гомерне һәм сәламәтлекне саклау өчен юлда кагыйдәләрне үтәү кирәклеген исегезгә төшерәбез!
Игътибарлы булыгыз, сезнең куркынычсызлык — сезнең кулда бит! -
Ата-аналар җыелышы 14.11.2025

Бүген 5 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның темасы: 5 нче сыйныфта адаптация чоры.
Башлангыч сыйныфта һәр укучы укытучысының күз алдында гына. Ә югары сыйныфта алар үзаллылыкка өйрәнергә тиеш: дәрескә хәзерләнү, бүлмәдән-бүлмәгә йөрү, төрле хәлләрне чишү. Дәрескә соңга калу, өйгә эшне хәзерләмәү - башлангыч сыйныфларга караганда җитдирәк проблемага әверелә. Кайбер бала адаптация чорын тиз һәм җиңел кичерә, ә кайберләренә хәтта еллар кирәк. Бу вакытта аларның уку өлгереше дә түбәнәя.
Югары сыйныфка күчүнең дә уңай яклары бар. Төрле укытучылар укыту, төрле бүлмәләрдә белем алу аларга мавыктыргыч булып тоела. 5 нче сыйныфта, әйтерсең дә, бала өчен яңа тормыш башлана. Күп бала бу вакытта үзенең ни белән кызыксынуын ачыклый. Димәк, булачак һөнәрен дә күзаллый дигән сүз. -
«Татарча диктант» акциясе 14.11.2025

Бүген мәктәбебез укытучылары һәм укучылары «Татарча диктант – 2025» Бөтендөнья акциясендә катнашалар. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, татар телен яратучыларны берләштерүгә юнәлтелгән.
Бүгенге көндә ”Татарча диктант ” – Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итүче акцияләрнең берсе. -
Котлыйбыз! 13.11.2025

ОБЗР фәненнән олимпиаданың район этабында 3 нче сыйныф укучысы Закиров Эмиль призер булды. Укытучысы: Хәбибуллина М. Р.
Аларны чын күңелдән котлыйбыз, молодцы! -
«Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне» 13.11.2025

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында бүген мәктәптә «Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне»узды.
Башлангыч сыйныфларда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча рәсем конкурслары, " Мин ЮИДны сайлыйм!".
Әлеге чараларның максаты-автокатастрофа корбаннарын искә алу, аларның якыннарының кайгысын уртаклашу гына түгел, җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә, бөтен җәмгыятькә юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү кирәклеге турында тагын бер кат искәртү. -
Котлыйбыз! 12.11.2025

"С. З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе" командасы 2025-2026 еллар сезонында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Бөтенроссия Чемпионатының муниципаль этабы финалында 3 урынны яулады.Тренер: Хәйруллин Зөлфәт Таһир Улы
Котлыйбыз, алга таба җиңүләр телибез!








