Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге."Безнең урам" 01.12.2015

Зурлар төркемендә кисеп ябыштыру ачык белем бирү эшчәнлеге булды. Тәрбиячеләре Рәмилә Ильдаровна җитәкчелегендә балалар бик теләп үзләре яшәгән өй рәсемен кистеләр.Үзләре яшәгән урамны бергәләп ябыштырдылар. Эш барышында үзара дуслык, татулык, ярдәмчеллек күзәтелде. Менә нинди аларның урамы!
-
Юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык чаралар. 30.11.2015

Юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык чаралар узды. Тәрбиячеләр һәр төркемдә юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнгән почмаклар булдырды, ә балалар, шуларга нигезләнеп, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Ачык чаралар бик эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Бар кешегә тик бер теләк: Юлларда сак булыйк!
-
"Иң кадерле әнием" 27.11.2015

Иң кадерле әниләребезне бәйрәм белән котладык. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде. Балалар һәм әниләр тырышлыгы белән ясалган портретлардан күргәзмә бәйрәмебезне тагы да ямьләндерде. Әниләребез озын гомерле, сәламәт булсын! Алар безнең тормышыбызның яме.
-
"Мин һәм минем балам"конкурсы 27.11.2015

Авыл мәдәният йортында кадерле әниләребезгә багышланган "Мин һәм минем балам" конкурсы булды. Бу конкурста мәктәп хәзерлек төркеме балалары чыгыш ясады.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге. 26.11.2015

Беренче кечкенәләр төркемендә ачык рәсем белем бирү эшчәнлеге булды. Тәрбиячеләре Резеда Юнусовна җитәкчелегендә кечкенәләр тырышып бәләкәй бармаклары белән төрле төстәге витамин конфетлар ясадылар.
-
"Габдулла Тукай- безнең йөрәкләрдә" 25.11.2015

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан бик күп чаралар уздырабыз. Бу чаралардан беренче кечкенәләр төркеме дә читтә калмый.Игътибар белән Габдулла Тукай әкиятләрен карыйлар.
Тукай әкиятләрен сөйләп телләребез ачыла.
Су анасы, Шүрәлеләр безнең дуслар барсы да.
-
"ФГОС ка нигезләнеп уен эшчәнлеген оештыру" 24.11.2015

-
МЧС хезмәткәрләре белән очрашу. 24.11.2015

Уртанчылар төркемендә янгын сүндерүчеләр бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу булды.Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Ахметов Хәниф Халилович һәм Казаннан килгән инспектор янгынның бик куркыныч, аяныч булуын балаларның тагын бер кат исләренә төшерде.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтик һәм с ак булыйк !
-
"Иң матур әни" рәсем конкурсы 23.11.2015

29 нчы ноябрь газиз әниләребез көне дип билгеләп үтелә. Шушы уңайдан без бакчабызда "Иң матур әни" рәсем конкурсы оештырдык. Балалар һәм әниләр бик теләп катнашты бу конкурста. Әниләребез җылы нурлы якты кояшка, матур чәчәкләргә тиң. Озын гомер, нык сәламәтлек аларга.
-
Комплекс мероприятий антитеррор 20.11.2015

Родительское собрание
В целях профилактики терроризма и экстремизма,усиления антитеррористической защищенности населения в нашем детском саду осуществляется комплекс мероприятий, направленных на предупреждение террористической и экстремистской деятельности. К ним относится и организация воспитательной работы среди сотрудников, воспитанников, родителей, направленная на устранение причин и условий, способствующих совершению действий экстремистского характера, а также повышение бдительности граждан.



