Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Вакытны файдалы итеп үткәрү 09.02.2016

Тәрбияче Лилия Наримановна икенче кечкенәләр төркеме балаларын тырыш булырга өйрәтә, һәр эшне үз тырышлыгың белән эшләргә кирәклеген аңлата.Моның өчен вакытны файдалы итеп үткәрергә кирәклеген үз алдына максат итеп куйган. Балаларны көн дә ниндидер бер яңалык белән кызыксындырып т ора.Балалар үзләре мөстәкыйль эшли алырлык уеннар әзерләп килә.Менә без нинди зурлар дип горурланып утыралар.
-
Әтиләр бәйрәменә әзерлек 08.02.2016

Озакламый 23 нче февраль әтиләребез бәйрәме җитә. Без бик тырышып бу матур бәйрәмгә әзерләнәбез. Җырлыйбыз да, биибез дә,шигырьләр дә сөйлибез.Әтиләребез безне күреп горурлансын әле.
-
Әвәләү белем бирү эшчәнлеге. 05.02.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары нәни генә булсалар да җиләкле җәйне сагыналар. Әвәләү белем бирү эшчәнлегендә алар җиләкле җәйне бик матур итеп сурәтләделәр.
-
Саф һава - тәнгә дәва. 04.02.2016

Һәр көн саен тышта без
Кар бабайлар, аюлар
Әвәләргә оста без.
Чаңгыда да шуабыз,
Чанада да шуабыз,-
Шулай чирне куабыз.
-
Аппликация. 04.02.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары төсле кәгазьләрдән автобус ясадылар. Зур тырышлык куеп эшләргә тырышты балалар.Тәрбиячеләре Резеда Юнысовна балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләүгә өстенлек бирә.
-
Математика белем бирү эшчәнлеге 03.02.2016

Зурлар төркемендә математикадан ачык белем бирү эшчәнлеге булды. Тәрбиячеләре Гүзәл Муллахметовна математика серләренә өйрәтте. Белем бирү эшчәнлеге бик мавыктыргыч булды.
-
Бездә бүген туган көн 02.02.2016

Уртанчылар төркемемендә Ильясны туган көне белән котладылар. Җырладылар, биеделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Тәрбиячеләре Резеда Юнысовна әти-әнисенә игелекле, тәртипле бала булып үсүен теләде. Кечкенәдән бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнеп үсү бик мөһим.
-
Без бит инде зур үстек 01.02.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бүген мөстәкыйль киенергә өйрәнделәр. Алар зурлар инде. Менә ничек бит ул үзең белеп киенгәндә.
-
Аппликация. 29.01.2016

Мәктәп хәзерлек төркеме балалары төсле кәгазьләрдән ниләр генә ясамыйлар.
-
Орхидеяләр 28.01.2016

Төркемнәрнең бизәлше гел үзгәреп тора. Монда тәрбиячеләрнең оста һәм җитез кулы мөһим роль уйный. Зәвык белән кулдан эшләнгән эшләнмәләр кышкы көнне язга әверелдерә. Орхидеяләр тәрәзә төбен матурлый, күңелгә җылылык бирә. Тәрбияче Наилә Саматовна буш вакытларын гел файдалы үткәрә.



