Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Котлыйбыз! 12.01.2016

Профсоюз оештырган спорт ярышында шашка буенча 2 урын яулаганы өчен тәрбияче Хазиева Лилия Фаритовнаны котлыйбыз. Аңа авыр һәм катлаулы хезмәтендә уңышлар телибез
-
"Иң матур сыннар" конкурсы 31.12.2015

Яңа елны матур итеп каршы алу максатыннан оешмалар арасында үткәрелгән "Иң матур сыннар" конкурсында МБДОУ "Яңа Кенәр балалар бакчасы" коллективы III урынга лаек булды.
-
Котлыйбыз! 29.12.2015

Сезне якынлашып килүче Яңа
2016 нчы ел белән котлыйм!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
-
"Яңа ел әкияте" 25.12.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Яңа ел әкияте" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Тәрбиячеләре Наилә Саматовна һәм Рәмилә Ильдаровна бик эчтәлекле матур чыгыш әзерләгәннәр. Әкият шигырь, җыр,биюләр белән үрелеп барды.
-
"Кыш бабай килә" 24.12.2015

Иң кечкенәләрнең икенче төркеме, беренче кечкенәләр төркеме, икенче кечкенәләр төркеме балалары да Кыш бабай белән Кар кызын каршы алудан читтә калмадылар. Аларның самими, ихлас йөзләре сөендерде безне. Сагынып көткән Кыш бабаларын шатланып каршы алдылар. Җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,биеделәр.Бер яшькә үстеләр.
-
"Әй чыршыкай, чыршыкай" 23.12.2015

Зурлар һәм уртанчылар төркемендә Яңа елны каршы алу кичәсе узды. Тәрбиячеләре Лилия Фәритовна һәм Гүзәл Муллахметовна бик мавыктыргыч,кызыклы бәйрәм оештырганнар.
-
"Чыршы агачын саклыйк" ачык белем бирү эшчәнлеге. 22.12.2015

Зурлар төркемендә Гүзәл Муллахметовна "Чыршы агачын саклыйк" проекты буенча ачык белем бирү эшчәнлеге тәкъдим итте. Бу проект эшен инде бер ай элек башлаган иделәр. "Чыршы агачын кисмәгез" рәсем конкурсы, "Иң матур чыршы" темасы буенча кул эшләре конкурсы булды. Менә шулардан чыгып, балалар бүген үзләренең уй-фикерләрен ачып салдылар.Алар урман күрке булган чыршыларны кисмәскә кирәклеген, кулдан ясалган чыршыларның да бик матур булуын расладылар. Яңа Кенәр урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Рәмлә Рәфкатовна балаларны бик игътибар белән тыңлады,аларга уңышлар теләде.
-
"Табигатьтә яшәү чыганагы - су" ачык белем бирү эшчәнлеге. 22.12.2015

Мәктәп хәзерлек төркемендә Наилә Саматовна "Табигатьтә яшәү чыганагы - су" темасы буенча ачык белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар тәҗрибәләр эшләү юлы белән суның нинди халәттә булуын, тормыштагы әһәмиятен ачыкладылар. Белем бирү эшчәнлеге бик эчтәлекле мавыктыргыч булды. Наилә Саматовна суларны сакларга ,пычратмаска, туган як табигатен сакларга кирәклеге балаларның күңеленә ачып салдыЯңа Кенәр урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Рәмлә Рәфкатовна балаларны игътибар белән тыңлады, аларга уңышлар теләде.
-
Яңа ел килә!!! 21.12.2015

Бакчабызда Яңа елга әзерлек инде күптән башланды. Чышы бизәү, яңа ел уенчыклары конкурсы, кар сыннары. Кардан ясалган сыннар бакчабызга ямь биреп тора, балаларның күңелен күтәрә, бәйрәм рухы өсти.
-
"Яңа ел уенчыгы" конкурсы. 17.12.2015

Бакчабызда "Яңа ел уенчыгы" конкурсы игълан ителгән иде. Әти-әниләр һәм балалар бик теләп катнаштылар.Нинди генә могҗизалар тудырмый икән безнең оста куллы әти-әниләр һәм балалар. Һәр төркем балаларына, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез.Киләчәктә зур уңышлар сезгә!



