Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Халкым бизәкләре 22.03.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Лилия Наримановнадан барлык уңай сыйфатларны туплап баралар. Кечкенә генә булсалар да, куллары җитез,эш сөючән.Апаларына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Татар һәм рус халык кызы да, аларның бергәләп башкарган хезмәт җимеше.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге. 21.03.2016

Тәрбияче Муртазина Рәмилә Ильдаровна мәктәп хәзерлек төркемендә ачык математика белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Белем бирү эшчәнлеге бик мавыктыргыч, эчтәлекле, тәрбияви булды. Балаларның активлыгы, һәр эшкә җаваплы каравы сөендерде. Кулдан зәвык белән эшләнгән күрсәтмә материаллары, презентациясе балаларны үз эченә алып кереп китте. Рәмилә Илдаровна коллективта иң яшь тәрбияче.Яшь булуына карамастан, бик тырыш, бик сәләтле. Эшенә җаваплы карый. Уңышлар аңа!
-
Курчак театры бездә кунакта 18.03.2016

Безнең кечкенәләребезне Чаллы курчак театры артистлары сөендереп китте. Алар безнең балаларыбызга дүрт халык әкиятен берләштереп әзерләнгән театр күрсәттеләр. Сәхнә бизәлеше,матур әкият геройлары балаларны бик тиз үзенә җәлеп итте. Әкият бик матур, эчтәлекле булды. Балаларны сөендергән артистларга бик зур рәхмәт. Балалар әкиятне бик яратып калдылар.
-
Әкият геройлары гел безнең белән 17.03.2016

Тәрбияче Резеда Юнысовнаны балалар бик ярата. Кайсы әкият герое булып киенсә дә, якын итәләр үзен, үз итәләр. Бүре булса да,убырлы булса да, кочагына сыеналар алар. Әле дә әтәч аларны үзенең кочагына җыйган.
-
Бу - без. 16.03.2016

Рилә Раисовна һәм Резеда Юнысовна беренче кечкенәләр төркеме балалары белән мавыктыргыч чаралар үткәреп торалар. Алар бик хәрәкәтчән, кызыксынучан, җитезләр. Менә алар.
-
Котлыйбыз! 15.03.2016

Яңа Кенәр балалар бакчасы балалары район күләмендә уздырылган "Неопалимая купина" дип исемләнгән конкурста катнашты. Иң кечкенә катнашучыбыз Гилазова Илинә булды. Ул диплом белән бүләкләнде. Һәр конкурста актив катнашкан иң кечкенә дустыбызны котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Әкият кунакка чакыра 14.03.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән Рилә Раисовна "Әкият кунакка чакыра" дигән тема астында ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Сөйләм үстерү белем бирү эшчәнлеге бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. Балалар бик теләп һәм яратып катнаштылар. Әтәчне шатланып каршы алдылар. Әтәчнең сары чебиләренә йомырка бизәп бүләк иттеләр.
-
Логопедта 11.03.2016

Балалар логопед Алсу Рашидовна янына бик теләп йөриләр. Бик күп һөнәрләргә өйрәнәләр. Авазларны дөрес әйтү аларда беренче максат. Уку елы ахырында алар максатларына ирешәләр.Моның өчен бары Алсу Рашидовна әйткәннәрне төгәл үтәргә генә кирәк
-
Иң кечкенәләребез 10.03.2016

Иң кечкенәләребез дә әниләрен котлаудан читтә калмады.Матур бию бүләк иттеләр әниләренә. Аларның осталыкларына сокланмый мөмкин түгел. Музыка уен коралларында да уйныйлар, бииләр дә бит!
-
Без сезне бик яратабыз. 09.03.2016

Икенче кечкенәләр төреме балалары кадерле әниләре белән төшкән рәсемнәрен алып килделәр. Аларны чәчәкләргә төрделәр. Бу бик матур конкурс булды. Барлык әниләр дә җиңүче булды. Чөнки һәр баланың үз әнисе иң матуры иде. Ә бит балалар хаклы.Тәрбиячеләре Лилия Наримановна әниләр турында бик күп шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр укыды. Әниләрнең җирдәге иң изге җаннар булуын аңлатты. Балаларга әниләрне сакларга,якларга, сүзләрен тыңларга һәм аларны чәчәкләр белән тиңләргә кирәклегенә төшендерде.Исән-имин, сәламәт булыгыз, әниләребез!



