Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Түгәрәк өстәл "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Габдулла Тукай иҗатының әһәмияте 20.04.2016
-
Ачык ишекләр көне 19.04.2016
Арча 8 нче балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел уңаеннан ачык ишекләр көне булды. Тәрбиячебез Фазылзянова Лилия Наримановна бу чаралардан үзенә эш тәҗрибәсе туплап кайтты. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты безнең балаларыбызга һәм үзебезгә тәрбия мәктәбе булып тора.Аның иҗаты каршында баш иябез.
-
Эх, күңелле уйнавы 19.04.2016
Икенче кечкенәләр төркеме уенга бирелгән.Тик алар көннәрен уйнап кына үткәрмиләр.Режим буенча бик файдалы уза көннәре. Һәрнәрсәнең вакыты бар шул. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай юкка гына эш беткәч,уйнарга ярый димәгән.
-
Конкурска әзерлек 18.04.2016
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан район күләмендә оештырылган конкурста катнашырга әзерлек бара. Балалар рольләрне бик теләп һәм яратып башкаралар.
-
Сабырлык-сары алтын 15.04.2016
Беренче кечкенәләр төркеме сабыр гына балык тоталар. Аларга сокланмый мөмкин түгел! Сабыр гына көтеп утыруларын гына күр әле. Уенның тәмен белеп уйный белү үзе ни тора. "Сабырлык - сары алтын" дип, белми әйтмәгән бит олылар
-
Бездә өмә! 14.04.2016
Яңа Кенәр балалар бакчасында өмә булды.Тирә-якны чиста тоту барыбызның да изге бурычы. Бакчабызның әйләнә-тирәсендәге карны тараттык. Алда әле бакчабызны аллы-гөлле чәчәкләргә төрү бурычы тора. Бердәм булыйк, бергә булыйк!
-
Әвәләү 13.04.2016
Зурлар төркеме балалары бәләкәй куллары белән пластилиннан әвәләп калфак ясадылар. Калфаклар күз явын алырлык булды. Менә алар күз салыгыз!
-
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена әзерлек 12.04.2016
Беренче кечкенәләр төркеме балалары бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеенда чыгыш ясарга әзерләнә. Бик тырышып,чын күңелдән "Кызыклы шәкерт" шигырен сөйли алар. Аларга сокланмый мөмкин түгел.
-
Әнием, борчылма! 11.04.2016
Бакчабызга быел гына килгән кечкенәләребез бакчаны үз итеп тә өлгерде. Бакчаны көн дә сагынып киләләр. Килү белән яраткан уенчыкларын алып уйнарга керешәләр. Тәрбияче апа юнәлеш биргән уеннар белән мавыгып китәләр. Үз итеп, яратып уйныйлар.Әниләрен дә борчымыйлар.Уен барышында телефоннан шалтыратып әниләрен дә тынычландыралар. Аларга карап сөенәбез. Балалар безнең куанычыбыз. Исән-имин булсыннар.
-
Суган үстерәбез. 08.04.2016
Икенче кечкенәләр төркеме балалары суганнар утыртты. Ул суганнарның үсешен күзәтеп тордылар. Су өстәделәр.Күзләр,авызлар ясап куйдылар. Алар белән әкият геройлары сыман аралаштылар.Яшел матур кыякларга карап куандылар. Мультфильм героен үз яннарында итеп тойдылар.