Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Яшь рәссамнар 19.11.2015

Мәктәп хәзерлек төркеме балалары һәр нәрсәгә җаваплы карыйлар. Рәсем белем бирү эшчәнлегендә тырышып рәсем ясыйлар.Өй һәм гаиләләрен рәсемдә сурәтлиләр. Алар безнең булачак укучыларыбыз.
-
Әвәләү белем бирү эшчәнлеге. 17.11.2015

Зурлар төркеме әвәләү белем бирү эшчәнлегендә песи сынын әвәләделәр. Тәрбиячеләре Рәмилә Ильдаровна балаларның хезмәтен уңай бәяләде.Балалар үзләре ясаган песи сынын күргәзмәгә куйдылар.
-
Курчак театры бездә кунакта 16.11.2015

Мәктәп хәзелек төркеме балалары кечкенә дусларына "Әниемнең туган көне" дигән әкиятне сәхнәләштереп күрсәтте. Әкиятне бик яратып карадылар.Балалар рольләрне бик оста башкардылар.
-
Габдулла Тукай әкиятләре 13.11.2015

Икенче кечкенәләр төркеме бөек шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләрен яратып укый. Алар "Су анасы әкиятенә иллюстрация ясап, конкурста катнашырга җыена. Тәрбиячеләре Лилия Наримановнага һәм икенче кечкенәләр төркеменә уңышлар теләп калабыз
-
Кошларны яклау һәм саклау көне. 12.11.2015

Безнең бакча балалары саф һавада булганда кошлар тормышын гел күзәтеп, кызыксынып торалар. Кышын кошларга азык табу кыен, шуңа күрә аларны өстәмә тукландыралар. Әле салкын кыш җитмәсә дә, кошлар көне уңаеннан без җимлекләр куйдык, һәм аларга икмәк валчыклары салдык. Рәхим итегез, сөекле кошкайлар!
-
Музыка иленә сәяхәт. 10.11.2015

Беренче кечкенәләр төркеме музыка белем бирү эшчәнлегендә бик бирелеп көй тыңлыйлар. Алар яраткан әниләре турында җыр өйрәнәләр. Алар безне үзләренең нәни уңышлары белән куандырып торалар.
-
Агачның үзлекләре. 09.11.2015

Тәрбияче Лилия Наримановна икенче кечкенәләр төркеме балаларына агачның үзлекләрен өйрәтте.Балалар агачтан өйләр төзеделәр. Һәр бала теләп катнашты.
-
Авазларда кунакта. 03.11.2015

Бакчабызда сөйләмендә кимчелекләр булган балалар да бар. Алар белән логопед Алсу Рашидовна шөгыльләнә. Алар төрле уеннар, зарядкалар аша авазларны дөрес әйтергә, ишетергә өйрәнәләр. Балалар бик теләп шөгыльләнәләр.
-
Саф һава - тәнгә дәва. 02.11.2015

Саф һава - тәнгә дәва. Саф һавада балалар бик яратып уйныйлар. Сәламәт булу өчен кечкенәдән чыныгып үсәргә кирәк. Мәктәп хәзерлек төркеме балалары беренче карны тәгәрәтеп кар бабай ясыйлар.
-
"Шалкан" әкияте 30.10.2015

Тәрбияче Наилә Саматовна җитәкчелегендә мәктәп хәзерлек төркеме балалары нәниләребезне "Шалкан" әкияте белән сөендерде.Әкият геройлары рольләрне бик оста башкарды, ә нәниләр яратып карады.



