Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Яшь янгын сүндерүчеләр 24.02.2016

Республика күләмендә оештырылган "Неопалимая купина" конкурсында катнашыр өчен һәр төркем иҗади эшләр тапшырды. Кул эшләре бик матур, зәвык белән башкарылган. Катнашучыларга уңышлар телибез
-
Әти дә солдат булган 20.02.2016

Бакчабызда бүген зур бәйрәм,тантана булды. Балалар үзләренең әтиләрен бәйрәм белән котладылар. Беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Эльвира Фәргәтовна белән бәйрәмне алып бардылар.Бәйрәм бик эчтәлекле,күңелле булды. Бәйрәм белән малайлар, әтиләр,бабайлар! Озын гомер,сәламәтлек
-
Аппликация. 19.02.2016

Аппликация белем бирү эшчәнлегендә уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре Резеда Юнысовна белән ракеталар ябыштырдылар. Хәрби көчләр көненә багышланган бу рәсемнәр бик уңышлы килеп чыкты.
-
Әтиемә бүләгем 18.02.2016

Уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре Резеда Юнысовна җитәкчелегендә әтиләренә бүләк ясадылар.Үз кулың белән бар тырышлыгыңны җыеп әзерләгән бүләк иң яхшысы, кадерлесе була. Бәйрәмегез белән кадерле әтиләребез!
-
Елмаю бүләк итәм 17.02.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Лилия Наримановна белән бергәләп елмаючы кояш ясадылар.Рәсем сәнгатенең кайбер серләрен ачтылар.Алар үзләре дә кояш кебек балкый, елмая иде. Бу елмаюларны алар бер-берсенә үләк иттеләр.
-
Җим сибәм кошларыма. 16.02.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбиячеләре Лилия Наримановна белән җимлек ясап элгәннәр иде. Җимлек бик матур һәм файдалы булды. Күпме кошларга ярдәм итте алар. Көн саен ашарларына азык салып тордылар,тәрәзә аша аларны күзәттеләр. Кошчыкларның сөенә-сөенә азык чүпләүләре барыбызны да сөендерә. Балалар файдалы эш башкаруларына бик шат.
-
Котлыйбыз! 15.02.2016

Всероссийский творческий конкурс "Фея мира знаний - 3"
Тәрбиячебез Рәмилә Илдаровна россия күләмендә уздырылган "Фея мира знаний - 3" конкурсында иҗади эше белән җиңүче дипломына ия булды. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз. Аңа эшендә зур уңышлар телибез.
-
Әтиләр бәйрәменә әзерлек 12.02.2016

Мәктәп хәзерлек төркеме балалары әтиләр бәйрәменә әзерләнә. Җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр, музыка уен коралларында уйныйлар. Әтиләре күреп горурлансын әле.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге 11.02.2016

Тәрбияче Резеда Юнысовна беренче кечкенәләр төркемендә ачык белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар ачыккан песи баласына пластилиннан әвәләп ашарга әзерләделәр.Алар бик теләп песигә ярдәм иттеләр. "Песи һәм тычканнар" уенын уйнадылар.
-
Өстәл уеннары 10.02.2016

Зурлар төркеме балалары режим моментларында өстәл уеннарын бик яратып уйныйлар. Бу уеннар уй-фикерне үстерә, уен барышында үз-үзеңне әдәпле тотарга өйрәтә.



