Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Менә нинди зур булдык. 06.04.2016

Бакчабызның иң кечкенәләре шактый үсеп киләләр инде. Әкрен генә бакча шартларына ияләшеп киләләр. Менә алар.
-
Әвәләү 05.04.2016

Зурлар төркеме балалары әвәләү белем бирү эшчәнлегендә тиен әвәләделәр. Тырышкач тиеннәр бик матур килеп чыкты. Тырышлык - зурлык, ялкаулык - хурлык, дип юкка гына әйтмәгән шул.
-
Тукай безнең йөрәкләрдә! 04.04.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары һәм әти-әниләре бөек шагыйребез Габдулла Тукайны олылый, иҗатына соклана. Әти-әниләр дә, тәрбиячеләр дә балаларга аның шигырь - әкиятләрен укыйлар. Балалар бик яратып тыңлыйлар. Әти-әниләр балалар белән бергә балалар өчен Тукай почмагына кул эшләре ясап куйдылар. Менә алар.
-
Сәнгать белем бирү эшчәнлеге 01.04.2016

Тәрбиячеләре Резеда Юнысовна зурлар төркеме балаларын сәнгать серләренә өйрәтә. Алар городецк үрнәкләрен үз куллары белән ясап карадылар. Алар эшнең бик катлаулы, шул ук вакытта кызыклы булуын төшенделәр. Бик яратып әтәч рәсемен ясадылар.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге 31.03.2016

Резеда Юнысовна беренче кечкенәләр төркеме балалары белән пластилиннан кар бөртеге әвәлиләр. Чын күңел биреп тырышып эшләгән эш бик матур була ул.
-
Күбәләк ясыйбыз. 30.03.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына Рилә Рәисовна рәсем сәнгатенең серләрен төшендерә. Алар бәләкәй кулларын буяуга манып күбәләк ясыйлар. Нинди матур күбәләкләр килеп чыккан. Кечкенә генә булсалар да, бик тырышлар алар.
-
Музейлар буйлап экскурсия
29.03.2016
Тәрбияче Наилә Саматовна һәм өлкән тәрбияче Гөлнар Фирдинантовна мәктәп хәзерлек төркеме балалары белән Арча шәһәренә музейларга сәяхәт кылды. Балалар "Әлифба", "Казан арты", "Әдәбият һәм сәнгать" музейларында булды. Үзәк стадионның балалар мәйданчыгында уйнадылар. Балаларның шат йөзләре, күтәренке күңелләре безне дә куандырды. Матур, җылы хисләр белән сөекле бакчабызга кайттык.
-
Сәламәт булып үсик 28.03.2016

Һәр төркем йокыдан торуга сәламәтлек процедурасына керешә.Икенче кечкенәләр төркеме дә бу вакытны бик ярата. Бик теләп күнегүләр эшлиләр. Сәламәт булып үсәр өчен хәрәкәтләнергә иренмәскә генә кирәк.
-
Спорт-сәламәтлек. 25.03.2016

Спорттан, хәрәкәттән башка бер генә минутны да күз алдына китереп булмый. Ә балалар бакчасында бигрәк тә күп хәрәкәт. Иртәдән кичкә кадәр кырмыскалар сыман тыз-быз киләләр. Ә тәрбиячеләр һәм физик культура җитәкчесе бу хәрәкәтнең файдалы һәм нәтиҗәле булуын тормышка ашыралар. Иртәнге гимнастика бик мавыктыргыч үтә. Мәктәп хәзерлек төркеме балалары бик төгәлләр.
-
Табигать - безнең дустыбыз. 24.03.2016

Мәктәп хәзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Наилә Саматовна җитәкчелегендә ниләр генә өйрәнмиләр. Үз кулларың белән тотып эшләп караган эш беркайчан да онытылмый ул. Шуны истә тотып, Наилә Саматовна балаларны мөстәкыйльлеккә, хезмәтне яратырга өйрәтә. Алар бик тату итеп үсентеләр күчерәләр. Язга әзерләнәләр.



