Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Яшелчә һәм җиләк-җимешләр.1 нче кечкенәләр төркеме. 19.12.2016

Максат: рәсемнәр өстендә эш. Балаларның яшелчә һәм җиләк-җимешләр турындагы белемнәрен ныгыту; аларны форма, төс, тәм үзенчәлекләре буенча аеру. Балаларның сенсор тою сәләтен, тәрбиячене ишетү һәм сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү. Зурлар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
-
Кардан сыннарыбыз әзер. 16.12.2016

-
Кечкенәләр төркеме чыршы бизи. 16.12.2016

Максат: 1) балаларның Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын баетуны дәвам итү; 2) балаларның "Яңа ел бәйрәме" темасы буенча сүзлеген активлаштыру, тәрбияче соравына җавап бирү осталыгын, игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор тою сәләтен үстерү; 3) чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү.
-
Без грипптан курыкмыйбыз. 15.12.2016

Грипптан саклану чарасы: суган һәм сарымсак. Безнең өстәлләрдә һәрвакыт суган һәм сарымсак тора. Яраткан балалар аларны ашыйлар да. Шулай итеп без грипптан сакланабыз.
-
Бүлмәбездә чыршы бизәдек. 14.12.2016

Балалар бүлмәдәге чыршыны матур итеп бизәп куйдылар. Алар хәзер чын могҗиза көтәләр. Тиздән бакчага Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Балаларга бик күп бүләкләр алып киләчәкләр. Кыш бабайның килүенә балалар бик тырышып әзерләнәләр: шигырьләр, матур җырлар, биюләр өйрәнәләр.
-
Саннар өйрәнәбез. 13.12.2016

Максат: 10 эчендә санау. Геометрик фигураларны тану һәм чагыштыру. Алдагы һәм аннан соңгы саннарны атарга күнектерү; күплек һәм берлек саннарны чагыштыру.
-
Кардан сыннар ясадык. 12.12.2016

Суыктан, җилдән куркып тормадык, бакча территориясен матурладык: кардан сыннар ясадык.
-
Гимнастические упражнения с палкой. 09.12.2016

1) Подняли руки вверх! Вот как высоко! Опустили...2) Повернулись вправо-влево. Улыбнулись друг другу. 3) Наклонились, положили палку на пол, встали. 4) Положили палку на плечи и походили немного.
Данные упражнения способствуют оздоровлению организма, развивают силу мышц, подвижность суставов, формируют правильную осанку и умение ориентироваться в пространстве. Хорошо выполнять упражнения под музыку, чтобы было веселее.
-
Конуслар арасыннан йөрү. 08.12.2016

1 нче кечкенәләр төркеме. Максат: Балаларны конуслар арасыннан төрле юнәлештә дөрес итеп йөрергә өйрәтү. Гимнастик такталарда тезләнеп йөрү, колоннада атлау һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту. Игътибарлылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү.
-
Чыршыны күзәтү. 07.12.2016

Максат:Бакча территориясендәге чыршыларны күзәтү. Чыршыны башка агачлардан аера торган билгеләрне табу; ылыслы агачларның төрләрен санау. Табигатькә, агачларга карата сакчыл караш тәрбияләү.















