Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Табиб янында. 24.03.2017

1 нче кечкенәләр төркеме. Максат: Табиб һөнәре белән таныштыру. Табибка кирәк булган уенчык эш коралларын карау. Иҗади эшчәнлек вакытында балаларның табиб булып уйнауларын күзәтү.
-
Өстәл өсте уеннары. 23.03.2017

Коврик пазллар белән уйнау. Максат: Балаларның мөстәкыйль уен эшчәнлеген оештыру. Аларның уен вакытында бер-берләренә игътибарлы, ярдәмчел булуларына ирешү.
-
Кисеп ябыштыру шөгыле. 22.03.2017

Максат: балаларны татар халык бизәкләре белән таныштыру. Шул бизәкләрне тигез итеп төсле кәгазьгә төшерү һәм кисү. Алдан әзерләнгән алъяпкыч рәсемнәренә үзләре кискән бисәкләрне пөхтә итеп ябыштыру.
-
Ярышта катнаштык. 21.03.2017

21 мартта Казанбаш мәктәбендә үткәрелгән волейбол ярышында Түбән Мәтәскә мәктәбе командасы составында безнең бакчада эшләүчеләр дә бар иде. 5 команда арасыннан 4 нче урынны алсак да, без бик канәгать. Алдагы елларда тырышыбрак уйнарга кирәк дигән максат белән таралыштык.
-
Аппликация. 20.03.2017

Тема: Новые дома на нашей улице. Цель: учить детей создавать несложную композицию; поразному распологать на пространстве листа изображения домов, дополнительные предметы. Закреплять приемы вырезывания и наклеивания, умение подбирать цвета для композиции. Развивать творчество, эстетическое восприятие.
-
Кайсы тизрәк эри? 17.03.2017

Тәҗрибә үткәрү: "Кайсы тизрәк эри: кармы, бозмы?". Максат: 1. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. 2. Яз турында белемнәрен мөстәкыйль эшчәнлектә иҗади куллана белү күнекмәләрен үстерү. 3. Яз, аның билгеләре турында белемнәрен киңәйтү.
-
Сыерчыклар килүгә. 16.03.2017

Ясадым ояның
Иң-иң-иң зурысын.
Кошларга өендә
Уңайлы, киң булсын.
Саламнан түшәдем
Йоп-йомшак урын-җир,
Караттым көньякка,
Кермәсен салкын җил.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. 15.03.2017

Әти йөри машинада,
Ә абыем - матайда.
Минем дә бар велосипед,
Кирәкми бензин, май да.
-
Хәрефле пазл җыю. 14.03.2017

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары хәрефләрне өйрәнүне дәвам итәләр. Алар хәрефле пазлны дөрес итеп җыеп, һәр хәрефкә башланган сүз табалар. Уен формасында өйрәнгәндә балаларның күбрәк исләрендә кала.
-
Тәҗрибәнең нәтиҗәләре. 13.03.2017

10 көн элек балалар белән сулы шешәләргә агач ботаклары, савытка суган утырткан идек. Көн саен балалар аларның үзгәрешләрен күзәтеп бардылар. Менә хәзер без нәтиҗә ясарга булдык: суган кыяклары озын булып үстеләр. Аларны турап, балаларның ашларына салып ашатабыз. Яз көне витаминнар бик кирәк. Ә агач ботаклары яфрак ярдылар, хәтта шомырт чәчәк атты. Ул бүлмәбезгә хуш ис чыгарып утыра. Менә шундый кызыклы һәм файдалы тәҗрибә.















