Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Кыршау әйләндерәбез. 27.02.2017

Зурлар төркемендә физкультура шөгыле. Максат: кыршау әйләндерүне ныгыту. Кыршауны билгә дөрес куеп, озак итеп әйләндерергә өйрәнү. Һәр бала белән индивидуаль эшләү. Игътибарлылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү.
-
Бәйрәм белән кадерле әтиләребез! 22.02.2017

Балалар кулы белән ясалган бүләкләр әтиләрне сөендерсен. Кадерле әтиләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.
-
Бию өйрәнәбез 21.02.2017

1 нче кечкенәләр төркеме "Тамчылар" биюен өйрәнә.
-
Күлмәкләр тегәбез. 20.02.2017

Музыка җитәкчебез - Лилия - балаларга җыр-бию генә өйрәтеп калмый, ә бәйрәмгә күлмәкләр дә тегә. Тиздән 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме җитәчәк. Лилия һәр биюгә туры китереп күлмәкләр тегә. Афәрин!
-
Кисеп ябыштыру шөгыле. 17.02.2017

Тиздән 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан балалар да әтиләренә үз куллары белән бүләк әзерләделәр.
-
Хәрби танклар ясадык. 16.02.2017

Максат: Балаларга танк өлешләрен (корпус, түбәсе, пушкасы, пулеметы, командир люгы, тәгәрмәч чылбыры, тәгәрмәчләре) ныклап ялгап ясарга өйрәтүне дәвам итү. Россия Хәрби көчләре турында күзаллауларын киңәйтү. Балаларда мөстәкыйльлек, игътибарлылык тәрбияләү.
-
Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2017

Максат: армия, Ватан турында күзаллауларын киңәйтү; герой-шагыйрь Муса Җәлил белән таныштыруны дәвам итү, аның сүзләренә язылган җырлар тыңлау, шигырьләр уку һәм өйрәнү, шөгыль барышында очраган яңа сүзләрнең мәгьнәсен аңлату, сүзлек запасын баету, милли горурлык хисе тәрбияләү.
-
НОД Изучаем русский язык."Животные Севера" 14.02.2017

Цель: обогащение активного словарного запаса существительными, обозначающими животных севера и их детёнышей. Уточнить знание их внешних признаков, их строение, чем питаются, характерные повадки; знать семью; образовывать сложные прилагательные с суффиксом -ищ, прилагательные; развивать словарь по данной теме.
-
Шахмат уйныйбыз. 13.02.2017

-
Татар орнаменты. 10.02.2017

Максат: Татар халкының этник һәм милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау һәм яклау максатыннан, балаларны декоратив-гамәли сәнгатьнең гүзәл төре - татар чигеше белән таныштыру. Татар орнаменты элементларын кулланып, сурәтне ак биттә дөрес урнаштырырга өйрәтү. Нәфасәти аңлау-кабул итү, композиция төзү күнекмәләрен үстерү.















